+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
22 ноябрь 2024, 10:25

“Сезнең ышанычыгыз безне рухландыра”

“Ринат” позывнойлы яугир шулай ди.

“Сезнең ышанычыгыз безне рухландыра”“Сезнең ышанычыгыз безне рухландыра”
“Сезнең ышанычыгыз безне рухландыра”
Украинадагы махсус хәрби операция (СВО) башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты. Алар үз бурычларын намус белән үти. Шундыйларның берсе – Илеш районының Түбән Яркәй авылыннан “Ринат” кушаматлы яугир – шушы көннәрдә әнисе янына чираттагы ялга кайтты.

“Ринат” – итагатьле, тәрбияле гаиләдән. Ул авылда тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Нефтекама нефть техникумына укырга керә. 1995-97 елларда ракета гаскәрләрендә хезмәт итә, старшина званиесенә лаек булып демобилизацияләнә. Хезмәттән соң “Газспецстрой” предприятиесендә эшли, Башкорт дәүләт аграр университетында белем ала. Гаилә кора. Шәхси предприятиесен оештыра. Соңгы елларда Югары Яркәй үзәк район дәваханәсендә кичектергесез ярдәм хезмәтендә эшли. Кызы Алсу, КФУны тәмамлап, Уфада үзаллы тормыш белән яши, улы Тимур 11нче сыйныфта укый.

...Махсус хәрби операция башлангач “Ринат”ның фикере нык була: бигрәк тә хәрби әзерлеге булган һәр ир-ат Ватан сагына басарга тиеш! Шуңа күрә аның махсус хәрби операциягә үз теләге белән китүе гаҗәп түгел.
Ипле гаилә дигәннән. “Ринат”ның әтисе Наил Касыйм улы, әнисе Лүзә Мирзамөхәммәт кызы вакытында үзләренә ышанып тапшырылган вазыйфаларда җаваплылык тоеп эшләгәннәр, балаларына үрнәкле тәрбия биреп, лаеклы тормыш иткәннәр.

– Мин үзем – Йонны авылыннан, Ишкар егетенә кияүгә чыктым, Түбән Яркәйгә башка чыкканчы, биатам-бианам белән Ишкарда бик тату яшәдек, алар аякка басып китәргә ярдәм итте, урыннары оҗмахта булсын, – ди Лүзә апа. – Дөнья мәшәкатьләре һәр гаиләдәгечә иде, ике кызыбыз һәм бер улыбызны үстердек. “Хөкүмәт эшендә” дә эшләдек, ихатада ишле итеп мал-туар да асрадык, тормышыбыз кешенекеннән ким дә, артык та булмады. Балаларыбыз, Аллаһка шөкер, хезмәт сөючән булып үсте.

Лүзә апа бик тыныч сөйләшә. Аралашканда аның никадәр сабыр икәнлегенә сокланасың. Әйе, салкыннарда өшетмичә, эсседән саклап, кадерләп үстергән сабыйлар инде илне саклаучы ир-егетләр булып өлгерсә дә, алар әниләре өчен иң элек бала бит. Күңелләре тулганда да елмаерга өйрәнгән әниләр сер бирми.

“Ринат”ка “Сугышчан батырлыклары өчен” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләрен тапшыралар. “Сугышчан батырлыклары өчен” медале белән Русия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрбиләре махсус операцияләр үткәргәндә гомерен куркыныч астына куеп күрсәткән батырлыклары, фидакарьлекләре өчен бүләкләнә. Якташыбызның бригадасы бер сменада йөзгә якын яралы яугирне алгы сызыктан алып чыга, аларның гомерен саклап кала. Шушының өчен, гомумән, хәвефле шартларда хәрби бурычын намус белән башкарган өчен “Ринат” югары бүләккә лаек булган.
Медаль биргәннәрен белгәч, Лүзә апа: “Улыбызны чын ир-ат итеп тәрбияләгәнбез икән”, – дип чиксез горурлангандыр, күңеле тулгандыр. Бәлки, рәхәтләнеп елагандыр да... Улларын махсус хәрби операциядән көтүче һәрбер ана кебек, ул да бер теләктә: балам исән-сау булсын, җиңү яулап кайтсын!
 
“Ринат”ка Ватанга тугрылык, ватанпәрвәрлек оеткысын Бөек Ватан сугышы ачысын үз иңнәрендә күтәргән әби-бабалары салгандыр.

Аның картыйсы Нурсәгъдәт Басыйр кызы Ишкар авылында абруйлы укытучы булды. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинградны фашистлардан саклаган данлыклы зенитчы. Картәтисе Касыйм Миргалим улы – Ленинград блокадасын үткән хәрби фельдшер, сугыштан соң Ишкар халкы сәламәтлеге сагында торды. Аларның лаеклы дәвамчысы “Ринат” исә Луганск өлкәсендә “Башкортостан” полкының Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасында хезмәт итә.

– Ир-егетләр намус белән хезмәт итәргә, кирәк булганда, кулга корал алып туган җиребезне сакларга әзер булырга тиеш. Шуны онытмасак иде: Ватаныбыз берәү генә, без шушы илдә яшибез, тамырларыбыз шушында һәм башка Ватаныбыз юк. Шуңа күрә дә илнең бөтенлеген саклау – безнең мөкатдәс бурычыбыз! – ди “Ринат”. – Ватан безне чакырды, без киттек! Безне әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез шулай тәрбияләде...
 
СВОдагы көннәр, кардиограмма кебек, төрле күтәрелешләр дә, кисәк аска төшүләр дә була. Тылдагыча тотрыклы һәм тыныч көннәр юк диярлек. Көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында күтәрелешләргә ияләшергә кирәк. Анда яугирләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр өстенлек итә, дуслык сынала, ныгый. Таянырлык иптәш булу ярдәм итә. “Әсән” кушаматлы якташым нәкъ шундый иптәш, диде ул горурлык белән. Үзеңә ихлас ышанучылар һәм көтеп торучылар барлыгын тою бик зур нәрсә, бу безгә рухи көч бирә, дип тә сөйләде якташыбыз.
 
– Ярдәм иткәннәре, теләктәшлек күрсәтеп гумконвойлар җибәргәне өчен республика, Илеш районы халкына, авылдашларыма, район җитәкчеләренә рәхмәт әйтәсем килә. Югары Яркәй үзәк район дәваханәсе баш табибы Рәзидә Гатауллинага аеруча рәхмәтлемен. Чөнки, районда чакта үзем эшләгән автомашинаны гуманитар ярдәм рәвешендә мин хезмәт иткән частька җибәрделәр, һәм хәзер шул автомашинада йөрим, ул безгә кичектергесез бурычларны үтәү өчен бик кирәк иде. Гомумән, Илештә битараф булмаган һәм чын тугры дуслар күп. Безне көтүегез, ышанычыгыз рухландыра, зур рәхмәт сезгә!
Лүзә апа белән “Ринат” мисалында без чын геройлар тәрбияләгән аналарның, фронтта кыюлык, ныклык һәм батырлык үрнәге күрсәтүче каһарманнарның арабызда яшәвенә тагын бер кат инанабыз. Болар чын, намуслы кешеләргә хас сыйфатлар.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас