+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
24 ноябрь 2024, 05:50

Һәр батырны Ана тәрбияли

Илебезгә корыч уллар үстергән әниләр алдында баш иябез.

Һәр батырны Ана тәрбиялиҺәр батырны Ана тәрбияли
Һәр батырны Ана тәрбияли
– Алмаз тик тора белми иде бит ул, искиткеч җитез иде. Хәтерлим, сабыема ике яшьләр чамасы микән, мин утырып торам, бу минем тирәли әйләнә дә әйләнә. “Улым, нишлисең?” – дип сорыйм. “Тик торасы килми бит!” – ди бу, һаман йөгерә. Атлап йөри белми иде шул балакаем... Кайчагында үлеменә ышанмыйча, исәндер дип өметләнәм дә, тагы уйланам: исән булса, җир читендә булса да, җаен табар, кайтып керер, һич югы шалтыратыр иде. Югалып кала торган кеше түгел иде ул минем улым.
Әйе, Алмаз югалып кала торганнардан түгел, ситуацияне тиз бәяли, дөрес карар кабул итә торганнардан була ул. Әнә бит, радиация, химия, биологик саклану гаскәрләрендә хезмәт иткәндә, Коми Республикасында ЧП булып, вертолет винты эшләми башлап, биеклектән килеп төшкәч, Алмаз, үзенең аягы сынган булуга карамастан, иптәшләрен коткарырга ташлана. Инструкция буенча SOS сигналы җибәрергә дә өлгерә. Урталай ярылган вертолет эчендә – ике мичкә ягулык, менә-менә шартлау көтелә, ә хезмәт­тәш­ләренең кайсы аңын югалткан, кайсы тора алмый, исәп секундлар белән бара. Алмазга кысылып калган иптәшләрен утыргычы-ние белән куптарып алырга туры килә. Әйтүе генә ансат, ә анда менә-менә вертолетны ялкын камап алырга мөмкин, ип­тәшләрең артыннан кереп, үзеңнең дә кире чыкмавың мөмкин... Тимер кәнәфине вертолет идәненнән кубарып алырга күпме көч-гайрәт кирәк?! Барысын да коткарырга хәле җитә аның, иптәшләрен үлем тырнагыннан йолкып алып чыгып, гомерен саклап кала ул! Менә нинди ул Алмаз!
Моның өчен Алмаз Айрат улы Хәбибуллин Суворов ордены белән бүләкләнә.
Илизә һәм Айдар Хәби­буллиннар – икесе дә Яңавыл районы Айбүләк авылында туып-үскән. Әниләре Илизә мәктәптә сигезенче сыйныфны тәмам­лагач та, училищеда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләш­терә һәм 18 яшендә Нефтекама автомобильләр төзү заводына эшкә урнаша. Гомере буе, 50 яше тулып пенсиягә чыкканчы, бер урында эшли. Уллары, әниләренең эше никадәр авыр икәнлеген аңлап, гел ярдәм­ләшә торган була.
Әтиләре мәктәпне тәмамлап, авиация училищесында укый, армия хез­мәтеннән соң, Нефтекамага кайтып, заводка эшкә урнаша, яшьләр шунда очрашып, кавышып, гаилә кора. Беренче уллары Булат 1984 елда туа, Алмаз – 1990 елның көзендә.
Илизә ханым улларын яратып, булат кебек, алмаз кебек ныклы булсыннар дип Булат, Алмаз дип исем бирә. Һәрбер әни кебек, күз нурларын түгеп, йоклар йокыларын калдырып, яратып, назлап үстерә ул улларын. Әтиләре заманында Венгриядә танклар частенда хезмәт иткән, 38 ел автозаводта шлифовщик булып эшләгән Айдар Мәгъдән улы малайлар белән катырак булырга тырышса да, аның эчтән искиткеч йомшак, киң күңелле булуы сизелә – малайлар аңардан куркып түгел, аны хөрмәт итеп үсәләр. Бөркет кебек уллары үсеп килгәнгә сөенә, аларны кечкенә­дән эшкә өйрәтә Айрат Мәгъдән улы. Туган авыллары Айбүләк үзләре төпләнеп яшәгән Нефтекамадан ерак түгел, авыл җирендә эш күп, малайлар, әтиләренә ияреп, балта-пычкы, көрәк-сәнәк тотарга өйрәнеп үсә. Бик тере, җитез, ныклы булып буй җиткергән, кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән улларында үзенең дәвамын күрә Айдар Мәгъдән улы, аларны өйлән­дерергә, оныклар сөяргә хыяллана.
– Алмазыбыз бигрәк шук булды, дәрестә 45 минут утыруы да авыр иде аңа, шуңа да спортны яратты, гел хәрәкәттә иде, – дип искә ала ана улының балачагын. – Көйләрен көйләт­мәделәр, ни пешерсәк, шуңа риза булдылар, ни алсак, шуны киделәр. Бер елны бианамның олы яшьтәге сеңлесен үзебезгә карарга алып килдек. Без эштә, аны, башлыча, Алмаз тәрбияләп карый, ашата. Бер ясаганда биш-алты чынаяк чәй ясап, өстәлгә тезеп куя икән, кат-кат ясамаска! И, балачак шуклыклары, сагынып сөйләргә генә калды...
Илизә апа белән бергәләп Алмазга багышланган фотоальбомны актарабыз. Һәрбер сурәттән шулкадәр чибәр, озын буйлы, ачык йөзле егет елмая. Улын, бәгырь кисәккәен искә алу шулкадәр татлы да, шул кадәр ачы да ана өчен.
– Хәрби булам, диде, каршы килмәдек. 11нче сыйныфны тәмамлагач, тәүдә училищеда эретеп ябыштыручылар һө­нәрен үзләштерде, аннан соң армия сафларына алынды, Ленинград өлкәсендә хезмәт итте. Бик җитдиләнеп, ныгып кайтты армиядән. Казанга читтән торып авиация институтына укырга керде. Аннан соң, 2014 елдан алып, контракт буенча хезмәт итте, сигез ел Камчаткада булды, Сириягә дә җибәрделәр. Соңгы елларны Екатеринбургта иде...
Ана кеше үзе сөйли, үзе альбом битендәге фотоларны сыйпап-сөеп ала. Боларны күреп утырган әти кешегә искиткеч авыр, кулыннан килсә, ул тормыш иптәшенең бу кайгысын җиңеләйтер иде дә соң. Тик җиңеләйтеп була торган кайгы түгел шул. Ул – һәрберсенең йөрәгендә. Тыштан Айдар Мәгъдән улы – таш кебек тыныч. Төз гәүдәле, киң кулбашлы мәһабәт ир, җанын кимергән кайгыны тышка чыгармаска тырыша, бала югалткан ата хәсрәтен күрсәтми. Бары тик күзләрендә генә – әйтеп бетерә алмаслык тирән сагыш. Айдар абый белән якыннан таныш булмасам да, аның искиткеч дөрес тәрбияле, киң күңелле, батыр йөрәкле чын ир кеше икәнлеген беләм. Чөнки малайлар – әтиләрнеке, алар атадан үрнәк алып, аның тәрбиясен сеңдереп үсә. Кеше артына качып йөри торганнардан түгел шул Айдар Мәгъдән улы. Кулы белән тотып эшли, кирәк сүзен әйтә, җавап­лылыкны үз өстенә ала торганнардан ул. Уллары да әтисе үрнәгендә шундый чын батыр булып үскән.
– Бервакыт Алмаз ялга кайтты, мин чирләп ятам. Ул ип­тәшләре белән очрашуга киткән иде, шалтыратып хә­-
л­емне сорады. “Авыррак әле, улым”, – дигән җавабыма шундук ашыгыч ярдәм чакырткан, дәва­ханәгә алып китеп, компьютер томографиясе үткәртеп, тикшертеп, алып кайтты. Бик игътибарлы иде, башлаган эшен ярты юлда ташлый торган түгел. Кеше өчен барысын да эшләргә әзер, нык ярдәмчел иде...
Украинага махсус хәрби операциягә бару хәбәрен Алмаз тыныч кабул итә. Әнисен дә тынычландыра, “Барысы да яхшы булыр, әни!” дип кабатлый. Шулай итеп, 2022 елның июнь аеннан Алмаз өчен – чын сугыш, гаилә өчен тынгысыз төннәр башлана.
– Ике көн саен сөйләшеп тордык, сөйләшә алмаса, СМС җибәрә иде. Төрле җирдә: окопта да, ниндидер авылларда да, землянкада да яшәделәр. Авыл өендә яшәгәндә, үзләре ризык пешерәләр, мунча ягып керәләр иде. Июль аенда ялга кайтырга тиеш иде, “Кире китүе авыр булыр”, дип кайтмады, кайтса, ичмасам, бер туйганчы күреп калыр идем! – дип көрсенә Илизә ханым.
Безнең сөйләшү Алмазның балачагыннан алып, үсмер чоры, армия, хәрби хезмәт еллары буйлап дәвам итә. Һәм ул, барыбер, Алмазның соңгы көннәренә барып бәйләнәчәк. Тик икебез дә, шушы авыр көннәргә барып җитмәс өчен, әңгәмәне сузабыз да сузабыз. Анага – газиз кешесенең вафаты турында сөйләве авыр...
– Бер көнне: “Эшкә китәм”, дип язды да, башкача хәбәре юк. Аның алгы сызыкны “эш” дип атавын белә идек. Гадәттә, ике көн “эштә” булалар да, ике көн ял итәләр, шул көннәрдә сөйләшә идек. Шуңа арыгандыр, дип, башта сабыр гына үзенең шалтыратуын көттек. Аннары, озак хәбәр булмагач, “Улым, син кайда?” дип язып җибәрдем. Җавап Алмазның үзеннән түгел, иптәш малаеннан килде. Шунда ук бер-бер хәл булдымы икән, дип, күңелгә шом йөгергән иде инде... Көтәбез, тотып кына анык хәбәр бирүче юк... Шул вакытта Алмаз туганымның кызының төшенә кергән: “Әнигә әйт әле, иртәгә миңа җиде көн була, мәчеткә барып хәер бирсен!” – дигән. Балакаем! Әйтәм бит, ул һәр кайда, һәр җирдә чыгу юлын таба иде. Инде һәлак булгач та әйтер җаен тапкан бит...” – Илизә апа өнсез генә елый. Аны тынычландырасы, күңелен юатырлык сүз әйтәсе килә, тик Җир йөзендә андый сүзләр бармы соң ул? Бала югалту кайгысыннан да авыр кайгының булуы мөмкинме?!
Хатын-кыз, ичмасам, бер елап ала, ир кешегә аеруча авыр. Еламый шул алар, кайгыны эчкә йота. Әнә, Айдар Мәгъдән улының да, яңак тамырлары көчергәнештә, теш­ләре кысылган, “Улыкаемны саклый алмадым!” дип җаны өзгәләнәдер. Бу күзгә күренмәс, әмма иңнәрен басып, бар булмышын камап алган авыр кайгыны ул ирләрчә күтәрә.
Бу ата белән анага карыйм да уйланам: ничек кенә авыр ишетелмәсен, алар шушындый батыр: үзләрен яклый алырдай ул үстерүләре белән бәхетле. Куркак, сатлыкҗан түгел, ә чын батыр үстергән алар. Бу – сезнең тәрбия! “Һәр генерал, һәр бөек полковник артында аның Анасы тора”, дигән сүзләр юкка гына әйтелмәгән.
Шушы иң якын кешеләре – әтисе белән әтисе, яраткан абыйсы, туганнары арытаба да тыныч тормышта яшәсен, матур Айбүләк авылы шулай ук матур булып калсын, туган шәһәре Нефтекамасы ямьләнсен, зурайсын, нәни балалар ачлыктан шешенмәсен, коллык һәм бом­баларның ни икәнен белмәсен өчен ул үзе кебек меңнәрчә батыр егетләр белән утка кергән, авырлыкны кабул иткән... Бу егетләргә, исән булсалар, без иң зур рәхмәтләребезне җит­керер идек. Чөнки аларның го­мере бәрабәренә бүген безнең баш очында сөрем түгел – якты кояш! Алмаз өчен бу рәх­мәтләрне без аның әти-әнисенә җиткерәбез, бу кешеләр алдында олы хөрмәт белән баш иябез.
– Алмаз интегеп ятмаган, үлеме тиз булган, диделәр. Нәрсәләр уйлагандыр инде сабыем соңгы минутларында. “Әни!” диде микән? – Илизә апа бу сорауны әллә миңа бирә, әллә үзенә, әллә Галәмгә юллый... Аннары көрсенеп, өстәп куя. – Әле дә елмаеп кайтып керер кебек, күңел ышанмый, көтә әле!
Алмазның бүләкләре –“Участнику парада Победы 1945-2015”, “Сириядә хәрби операциядә катнашкан өчен”, Суворов медальләре, хәрби частеннән рәхмәт хатлары кадерләп ата-ана йортында саклана.
Алмаз Хәбибуллинны җир­ләргә бик күп хезмәттәшләре килгән, әле дә каберенә барып, чәчәкләр сала, әти-әнисенең хәлен белеп тора. Мондый солдат дуслыгы хөрмәткә лаек.
...Аналар көнендә, исән булса, Алмаз, һичшиксез, әнисен тәбрик итәр, гөлләмәләр җи­бәрер иде. Кызганычка каршы, ул кадерле анасын котлый алмый, әмма бу көнне безнең – йөзләгән, меңләгән, миллионлаган ватандаш­ларыгызның рәхмәтен кабул итегез, Илизә ханым. Чын ир-егет үстергәнегез өчен рәхмәт Сезгә!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас