Фестиваль «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалы, Русия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге, Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Анда катнашу өчен бөтен республикадан 100дән артык гариза бирелгән, шуларның 15ен Гала-концертта катнашу өчен сайлап алганнар. Фестивальдә, шулай ук, Удмуртия башкаручылары да катнашачак.
Фестиваль махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү һәм яшь буында Ватанга мәхәббәт, хәрби бурычка тугрылык һәм Ватан геройлары турында халык хәтерен саклау максатларында үткәрелә.
Бөредән СВОда һәлак булган Василий Пуринның әнисе Татьяна Пурина улына багышланган шигырьләрен укыячак.
Гала-концертны үткәрү урыны һәм вакыты: «Атайсал» мәдәният үзәге (Кустарная ур., 17), 15.00 сәгатьтә.
Ветераннарыбызга һәм махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә теләүчеләрнең барысын да иҗади фестивальгә чакырабыз. Керү ирекле.
Фото: Башинформ