+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
26 ноябрь 2024, 09:10

Без сезнең белән, батыр якташларыбыз!

Гәзитебезнең бүгенге махсус чыгарылышы хәзерге заман геройларына һәм тылдагы фидакарьләргә багышлана

Без сезнең белән, батыр якташларыбыз!Без сезнең белән, батыр якташларыбыз!
Без сезнең белән, батыр якташларыбыз!
Мәгълүм булуынча, бүген махсус хәрби операция кысаларында Русия солдатлары илебезнең тыныч киләчәге өчен көрәш алып бара. Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә яшәүче халыкларны нацизмнан яклый. Бу территорияләрдә яшәүче халык үзләренең киләчәген Русия составында күреп, тыныч тормышта яшәргә карар кылды.

Русия Президенты Владимир Путин Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы бәйсезлеген 2022 елның 21 февралендә таныды. Бер көн элегрәк Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары мөрәҗәгате белән бәйле рәвештә илнең Хәвефсезлек советының ашыгыч утырышы чакырылган иде. Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Русия Президенты Владимир Путинга үзбилгеләнгән республикаларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Башкортстан халкы Ватанны сакларга чакыруга ватанпәрвәрлек белән җавап бирде. “Кайнар нокта”лар ветераннары, иҗтимагый оешмалар һәм активистлар ирекле батальоннар оештыру башлангычы белән чыктылар. Башкортстанда беренчеләрдән булып Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон төзелде. Шунда ук диярлек Александр Доставалов һәм Салават Юлаев исемендәге батальоннар барлыкка килде. Хәрби өйрәнүләр үткәннән соң бүлекчәләр 2022 елның көзендә фронтка китте. 2023 елда иреклеләргә өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган ир-егетләр кушылды.
2023 елда Уфада һәм бөтен Башкортстанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пунктлары җәелдерелде. Республика халкы алга таба СВО зонасында хезмәт итү өчен Русия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контрактлар төзи башлады. Алар арасында үз районнарында авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш, транспорт, эшкуарлык һәм башка мөһим секторларда эшләгән кешеләр, шулай ук СВОда катнашучыларның туганнары һәм дуслары бар. Кешеләр үзләренең күнекмәләре, белемнәре һәм яшь чакта Кораллы Көчләр сафында хәрби хезмәт вакытында алган тәҗрибәләренең алгы сызыкта кирәк булуын аңлый. Шулай итеп, Советлар Союзы Геройлары Таһир Кусимов һәм Миңнегали Гобәйдуллин, шулай ук партизаннар бригадасы командиры Даян Мурзин хөрмәтенә аталган өч мотоукчылар батальоны оештырылды.

Арытаба, СВО зонасында хезмәт итәргә теләүчеләр күп булу сәбәпле, Башкортстанда берничә батальон формалашты. Сафка басарга һәм Ватанны нацизмнан сакларга әзер кешеләр саны арткач, республика Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортостан” мотоукчылар полкын төзү турында карар кабул итте. Аңа югарыда аталган батальоннар кертелде, шулай ук полкка Сергей Зорин исемендәге танк батальоны, Шәриф Сөләйманов һәм Алексей Сухоруков исемендәге зенит-артиллерия батареялары, Гази Заһитов исемендәге штурм отряды, Мөгыйн Нагаев исемендәге артиллерия дивизионы керде. Снайперлар ротасына – Әхәт Әхмәтҗанов, разведка ротасына – Вафа Әхмәдуллин, медицина ротасына – Әхмәт Дәүләтов, инженер-сапер ротасына Георгий Ветошников исемнәре бирелде. Полк базасында, шулай ук, пилотсыз очу җайланмалары белән эшләү буенча “Айгир” махсус отряды оештырылды.

Башкортстан полкы хәрбиләре сугышчан күнекмәләрнең барлык этапларын Самара өлкәсендәге хәрби полигонда узды. Сугышчылар хәрби кораллар, бронемашиналар, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итәргә өйрәнде, топография һәм тактик медицина нечкәлекләрен үзләштерде.

Махсус операция башлану белән Башкортстан халкы алгы сызыктагы якташларына актив ярдәм итә башлады. Сугышчылар тылдагы өлкән яшьтәге апалардан, хатын-кызлардан һәм тәҗрибәле ир-егетләрдән җылы киемнәр, йон оекбашлар, эчке киемнәр, азык-төлек, тушенка, бал тутырылган посылкалар алды. Аннары алгы сызыкка мобиль мунчалар, эш кораллары, юлсыз җирдән үтүче тәгәрмәчле техника, төзелеш материаллары, махсус җиһазлар, оргтехника, чиста су, медикаментлар һәм хәрби инфраструктураны һәм армия көнкүрешен җайга салу өчен кирәк булган йөк төялгән гуманитар колонналар җибәрелә башлады.

Башкортстан бүлекчәләре өчен гомум авырлыгы 75 тонна булган гуманитар йөк белән беренче автоколонна 2022 елның мартында юлга чыкты. Шул вакыттан бирле республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча төбәктән хәрби бүлекчәләргә республикадан гуманитар йөк җибәрү системалы нигездә башкарыла. Башкортстан җитәкчесе бер генә сугышчы һәм аның гаиләсе дә игътибарсыз калмаячагын кат-кат ассызыклый. Гуманитар йөкне бүлүнең төгәл системасы булдырылды, аларга Башкортстан һәм район башлыгы хакимиятләренең җаваплы хезмәткәрләре беркетелде.

Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, Башкортстан сугышчыларга һәрвакыт һәм төрлечә ярдәм итәчәк. Бүген Башкортстанда хәрби махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына 40тан артык ярдәм чарасы гамәлдә, үтәлеше аерым контрольдә тотыла.
Моны Русия Президенты Владимир Путин да югары бәяләде.

Башкортстанда 2023 елда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлтелгән республика бюджеты акчаларының гомум күләме 5 миллиард сумнан артып китте, дип хәбәр итте “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырганда, Башкортстанда сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәтелүче ярдәм күбрәк гамәлгә ашырыла.
“Кызыл таң” редакциясе дә читтә калмый, СВОда катнашучыларга кулдан килгәнчә ярдәм итеп тора. Гомумән алганда, журналистлар алгы сызыкка командировкаларга барып, якташ яугирләребез хакында материаллар җыеп кайтты, арытаба алар гәзит битләрендә дөнья күрде. Шулай ук, бүген редакциябез махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның батырлыкларына багышланган китап чыгару өстендә эшли. Анда яугирләребезнең батырлыклары, республика халкының аларга ничек ярдәм итүе турындагы һәм башка материаллар урын алачак.
Гәзитебезнең бу саны тулысынча диярлек махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлана. Биредә сез якташларыбызның каһарманлыгы, республика халкының алгы сызыкта хезмәт итүчеләргә ярдәм итүе, республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына нинди ярдәм чаралары булуы, СВО ветераннарының тормыш позициясе турындагы язмаларны укый аласыз.

Ример НАСРЕТДИНОВ.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас