+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
26 ноябрь 2024, 09:13

Хаклык безнең якта

Җиңү дә бездә булыр!Дүртөйле районының Иванай авылында гомер кичерүче Мөнир Ситдыйков махсус хәрби операциягә иң беренчеләрдән булып үз теләге белән юллана.

Хаклык безнең яктаХаклык безнең якта
Хаклык безнең якта

2022 елның 5 сентябрендә Мөнир Гафурҗан улы үз теләге белән фронтка китә. Моның өчен аңа зур ныкышмалылык күрсәтергә туры килә, әмма алдына куйган максатыннан чигенми. Медкомиссияләр үткәрүче табиблар, сәламәтлегең бик яхшы түгел, дип, аны яу кырына җибәрергә ашыкмаса да, ул, хәрби комиссариат бусагасын таптый торгач, үз дигәненә ирешә.
– Миңа 57 яшь иде инде, ә ул вакытта 55 яшькә кадәрге кешеләрне генә фронтка алу тәртибе гамәлдә, шуңа яугирләр сафына алырга теләмәделәр, – ди Мөнир Гафурҗан улы. – Әмма Туган илеңә хәвеф янаганда нинди йөрәк белән өеңдә түзеп ятмак кирәк! Чын ир-егет кулына корал алырга, Ватанын, гаиләсен, балаларын якларга тиеш. Безне бит кечкенәдән дөрес тәрбия биреп, ватанпәрвәрләр итеп үстерделәр. Картәтием Закир – Бөек Ватан сугышы яугире, 1942 елда фронтка китеп, Берлинга кадәр барып җитә. Әмма, кызганычка каршы, Берлин өчен барган канлы бәрелештә һәлак була. Әниемнең әтисе Габдрахман картәтием дә, сәламәтлеге начар булуга карамастан, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән, хезмәт армиясендә булган кеше.
Мәкаләм герое “Барс-7” батальонына, алгы сызыкка эләгә. Яшьлегендә армия хезмәтен үткән егет буларак, автоматтан да яхшы ата, граната да ыргыта белә, хәрби бурычларын һәрчак җиренә җиткереп башкара.
– Сугыш турында сөйләргә яратмыйм, – ди ул. – Аның бер романтикасы да юк, коралдашларымны югалткандагы җан әрнүләрем гомерлеккә йөрәгемә тирән яра булып уелды. Шунысын билгелисем килә: яу кырында ялган хисләргә урын юк, дуслыкның да иң көчлесе шунда туа. Ничәмә тапкырлар без бер-беребезне үлем тырнагыннан йолып калдык, яралыларны беркайчан ташламадык, үз гомерләребез өчен куркуны онытып, пуля яңгыры астында яу кырыннан алып чыктык. Мин бүген дә яугир дусларымның күбесе белән элемтәдә яшим.
Мөнир Гафурҗан улы һөнәре буенча газ белән эретеп ябыштыручы, хәзер инде лаеклы ялда булуына карамастан, өендә кул кушырып утыруны күз алдына да китерми. Бүген ул район мәгариф идарәсенең ремонт бригадасында эшләп йөри.
– Яңадан яу кырына китәсем бик килә дә, сәламәтлегем какшау сәбәпле мөмкин түгел шул, – ди ул. – Фронтта контузия алдым, аннан инсульт та кичерергә туры килде. Тик күңелем белән мин һаман анда...
Әңгәмәдәшем бүген махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Үз куллары белән блиндажларны җылыту өчен ике калай мич тә эшләп җибәргән.
– Дүртөйле районы хакимияте башлыгының махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән эшләү буенча киңәшчесе, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан филиалы буенча социаль координаторы Ришат Вәлиев, шулай ук әлеге фондның социаль координаторы Гүзәл Рәшитовага зур рәхмәт! Алар махсус хәрби операция ветераннары хакында даими хәстәрлек күрә. Фронттагы якташларыбыз белән даими элемтәгә кереп, ихтыяҗларын белеп, гуманитар йөкләр туплап, операция зонасына илтүне оештыра, юридик мәсьәләләрне дә хәл итә. Тылда батырларыбызны җиңү белән өзелеп көтүче гаиләләренә дә һәртөрле ярдәм күрсәтә, – ди ул.
Мәкаләм герое яшьлегендә хәрби булырга хыяллана, әмма картайган көнемдә ялгыз каласым килми дип уфтанган әнисенең сүзен екмыйча, туган ягында төпләнә, эретеп ябыштыручы һөнәренә ия булып, аграр тармакта, сөт комбинатында, технологик транспорт идарәсендә намуслы хезмәт сала. Хатыны Зөлфирә белән ике кыз, бер ул үстерәләр. Кызлары Гүзәл һәм Розалия инде башлы-күзле, үзләре балалар тәрбияли, ә менә уллары Салават әле җиденче сыйныфта белем ала.
– Улымның минем белән горурлануы күңелне сөенеч белән тутыра, – ди Мөнир Гафурҗан улы. – Ул да чын ир-егет булып үсәр дип ышанам. Ә сугышның безнең өчен Бөек Җиңү белән тәмамланачагына иманым камил. Хаклык безнең якта!

 

Автор фотосы. 

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас