Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артисткасы Эльмира Юлдашева СВОга барырга карар кылган. Бу хакта ул "Башинформ"га сөйләгән. Актриса сүзләренчә, ул махсус операция бурычларын турыдан-туры алгы сызыкта башкарырга планлаштыра, шуңа күрә бүген БПЛА операторына өйрәнә.
- Мин - үз Ватанымның патриоты. Ватаныбызны сакларга кирәклегенә шикләнгән ир-егетләр өчен үрнәк буласым килә. Хезмәттәшләремнең минем карарны хуплавына мин бик шат. Мәдәният министрлыгы җитәкчелеге эш урынымны саклап кала, — дип хәбәр итте Эльмира.
Эльмира Юлдашева үзенең рухы сугышчан булуын, әмма барыбер күңел кичерешләре барлыгын билгеләде.
- Әлбәттә, бик борчылам. Ләкин мин - көчле кеше, тормышта күпне күрдем. Барысы да килеп чыгар дип уйлыйм. Якыннарыма миңа ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтлемен, — дип сөйләде актриса.
Эльмира Юлдашева республикада беренче башкорт сериалы «Ай ҡыҙы»ның төп героинясы буларак билгеле (режиссеры — Әнвәр Нурмөхәммәтов), шулай ук ул - "Башкортстанның атказанган артисты".
Фото: башинформ