-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
27 ноябрь , 10:50

“Аю” ялга кайткан

Шушы көннәрдә якташыбыз, Уфада яшәүче “Аю” позывнойлы яугир кыска вакытлы ялга кайткан.

“Аю” ялга кайткан
“Аю” ялга кайткан
– Мин 1975 елның 8 августында Иглин районында дөньяга килгәнмен. Аннары гаиләбез Кырмыскалы районына күченде. Анда урта мәктәп тәмамладым. 1993 елда армиягә киттем. Хәрби бурычымны Мәскәү өлкәсендә элемтәче булып үтәдем. Хәрби хезмәттән кайткач, 1995 елдан колхозда водитель булып эшләдем. Гаиләбез белән Уфага күчендек. Унөч ел төзелештә ташчы булып хезмәт салдым. Аннары ун ел Уфаның 7нче икмәк заводында водитель булып эшләдем. Хатыным белән өч бала тарбияләп үстердек. Бер оныгым бар, – ди “Аю”.

Махсус хәрби операция башлангач, ул 2023 елның маенда контракт төзегән. Башта Алкинода булган, аннары Самара өлкәсендә ике ай хәрби күнекмәләр узган.

– Безне Луганск Халык Республикасына җибәрделәр. “Башкортстан” мотукчылар полкының танк батальонында хезмәт итәм. Башта “Урал” йөк машинасында танклар өчен снарядлар ташыдым, әле - санитар “УАЗ” машинасы водителе, яралыларны госпитальләргә илтәм, – ди “Аю”. – Гафури районының Красноусол авылыннан батырларча һәлак булган Андрей Мигунов минем командирым иде. Президент Владимир Путин указы белән үлгәннән соң “Башкортстан” мотоукчылар полкының танк батальоны командиры, подполковник Андрей Мигуновка "Русия Герое" исеме бирелде.

Яугир берничә медаль белән бүләкләнгән. Якташыбызның сүзләренә караганда, алар барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителгән. Республика аларга барлык яклап та ярдәм итеп тора, даими рәвештә гуманитар конвой килә. Барлык проблемалар да кыска вакытта эчендә хәл ителә. “Яугирләргә ярдәм иткән өчен республика җитәкчелегенә һәм халкына зур рәхмәт”, – ди “Аю”.

Батыр яугир махсус хәрби операциянең безнең өчен уңышлы тәмамланачагына шикләнми, илебезнең җиңүгә ирешәчәгенә ышана һәм бу вакыт тизрәк килеп җитсен өчен барлык көчен биреп көрәшә. “Җиңү безнең якта булачак!” – ди “Аю”.

Фото: “Аю”ның шәхси архивыннан

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: