“Ватанны саклаучылар” фонды филиалының социаль координаторы Лариса Шәвәлиева уртаклашуынча, район хакимияте махсус хәрби операциядәге яугирләрнең гаиләләре хакында һәрдаим хәстәрлек күрә, алардан бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калдырылмый.
- Безнең район аграр тармак үсешкән төбәкләргә керә, халык та күпләп мал асрый, кош-корт үстерә, шуңа күрә дә печән, салам, ашлык, утын белән тәэмин итегез әле, дигән мөрәҗәгатьләр күп. Без аларның барысын да канәгатьләндерәбез, - ди Лариса Фларис кызы. - Әлеге эшне дәлилләүче анык күрсәткечләргә тукталыйк: яугир гаиләләренә 2022-24 елларда бушлай 727,5 центнер ашлык, 98 рулон печән, 56 рулон салам бирелде. 2022 елда махсус хәрби операциядәге 39 борайлының шәхси хуҗалыгына 195 кубометр утын китерелде. Былтыр 24 гаилә - 120 кубометр, агымдагы елда 68 гаилә 340 кубометр утын белән тәэмин ителде. Шулай итеп, бүгенге көнгә барлыгы 131 гаиләгә 1 миллион 227 мең сумлык утын китерелде. Биредә шуны да билгелик: утын сыйфатлы, тиешенчә ярылып китерелә.
Бу атнада Борай районында тагын ике яугир гаиләсенә ягулык материалы белән ярдәм күрсәтелде.
- Минем улым 2022 елда мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә юлланды, - ди Борай районы үзәгендә гомер кичерүче Зилидә Әхмәтшина. - Ул “Батырлык ордены” һәм берничә медаль белән бүләкләнде. Баламның исәнлеге өчен күңелемнән гел догалар укып кына торам, Җиңү белән туган якларга исән-сау кайтуына ышанам. Борай районы хакимиятенә, “Ватанны саклаучылар” фонды филиалына бик рәхмәтлемен: хәл-әхвәлләребезне белешеп кенә торалар. Менә мунчага ягар өчен утын да китереп сөендерделәр.
Шул ук көнне Кәшкәләү авылында яшәүче Динара Корбанованың да ихатасына утын китерелде.
- Ирем 2022 елның сентябреннән фронтта, мотоукчылар полкында, - ди ул. - Командирларыннан килгән хатта: “Ирегез намус белән хезмәт итә, үзенә йөкләтелгән хәрби бурычларны җиренә җиткереп үти, коралдашлары өчен үрнәк ул”, - дигән юлларны укып, үзем дә, балаларыбыз да бик горурландык. Ирем “Махсус хәрби операциядә катнашучыга”, “Донбассны азат иткән өчен”, “Хәрби уңышлар өчен” медальләре белән бүләкләнде. Тиздән гаиләбездә тагын бер шатлыклы вакыйга - өченче сабыебыз дөньяга килүе көтелә.
Ватанның батыр улларын, заманыбыз геройларын, аларны тәрбияләгән аналарны, гаиләләрен хөрмәтләү – җәмгыятебез нигезләрен ныгытучы, илебезнең көч-куәтен арттыручы гүзәл күренешләрдән. Илебезнең 89 төбәгендә эшләүче «Ватанны саклаучылар» фонды филиаллары да бу эшкә үзенең зур өлешен кертүне дәвам итә.
Рәсемдә: Зилида Әхмәтшина.
Фото: Л.Шәвәлиева.