Узган елның февралендә Эмиль махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә беренче гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты. Ә быел ул СВО зонасына янә бер гуманитар ярдәм - мотоциклын җибәрде.
Укучы үсмер картәнисе белән СВО хезмәткәрләренең яралыларны мотоциклларда йөртүләре турында тапшыру караган һәм шунда ук үз мотоциклын якташларыбызга ярдәмгә фронтка җибәрергә тәкъдим иткән.
Шул көннәрдә аңа яңа мопед сатып алган булганнар һәм үсмер "матайларының" берсен яугирләребезгә СВОга ярдәмгә тапшырырга булган. Укучы сүзләренчә, "ул аларга анда кирәгрәк".
Фото һәм оригиналь чыганак: selskieogni.ru