Ул 1993 елда туган. Таң мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамлагач, язмышын Уфа белән бәйли. Бала чактан спорт белән шөгыльләнгән үсмер педагогия колледжында укып чыга да, үзе әйтмешли, “физрук” белгечлеге ала. Әмма һөнәре буенча эшләргә туры килми аңа, акча күбрәк түләнгән төзелеш өлкәсен сайлый. Биш ел дәвамында төзелеш тармагында аеруча таләп ителгән янә ике һөнәр ала – электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һәм электрчы булып китә.
Мондый белгечләргә ихтыяҗ һәрчак зур булды. Шуны күздә тотып, авылда да югалмам әле, дип, егетнең туган тарафларына әйләнеп кайтуы табигый. Тәүдә Языковога йөреп эшләп ала, “Благовар” токымлы кошчылык заводында бу уңган егетне әле дә хәтерлиләрдер. Аннары инде язмыш аны “Башкирагроинвест” предприятиесенең Күчәрбай бүлегенә китерә, анда ул авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау цехында эшли.
2013 елда Данил Мөхәммәтҗанов Русия Армиясе сафларына чакырыла. Хәрби хезмәтне Чиләбе өлкәсендә үткәннән соң, элекке эш урынына кайта. Тормыш менә шул рәвешле көйле генә барыр кебек иде дә бит, әмма, белүебезчә, 2022 елның сентябрендә, Украинадагы махсус хәрби операциягә бәйле, Русиядә өлешчә мобилизация башланды. Беренчеләрдән булып Кораллы Көчләр сафларына армиядә соңгы чорларда хезмәт итеп кайтучылар алынды. Данил Мөхәммәтҗанов та бу исемлекнең башында тора, 26 сентябрьдә ул өлешчә мобилизация буенча янә хәрби хезмәткә чакырыла. Тәүдә Луганск Халык Республикасы биләмәләрендә була, аннары инде ул хезмәт иткән частьны башка төбәкләргә дә күчереп йөртәләр. Аллаһка шөкер, исән-имин генә хәрби хезмәт бурычларын үтәп йөри. Ике ел дәвамында 4 тапкыр кыска вакытлы ялда булырга өлгерә. Ә менә соңгысы исә каты яралануы белән бәйле.
“Муха” позывнойлы 31 яшьлек яугирнең тормыш көтәр өчен яшәү урыннары берничә. Таң авылында, мәсәлән, торак йорты бар, Уфада фатир да сатып алган. Авылда Данил элегрәк әнисе белән яши, чөнки Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан әтисе Данис 20 ел элек үк, сәламәтлегенә зыян килү сәбәпле, вакытсыз вафат була. Әнисе яңадан гаилә кора, район үзәге Языковога күченеп, биредә гомер кичерә, җәмәгате белән Таңга кайтып йөриләр, әлбәттә. Әмма юл буеннан ерактан күренеп торган бу йортның шундый үзенчәлеге
бар – аның коймасына Русия һәм Башкортстанның дәүләт флаглары эленгән. Авылдашлары моңардан шуны белеп тора: димәк, яугир ялга кайткан, фронтка киткәндә байракларны алып кую гадәте бар аның.
Әләмнәрне күргәч тә яугир белән очрашуга ышаныч та ныгыды. Таң авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Илдус Гайсин биргән телефон номеры буенча элемтәгә кергәч, Данилның Уфада булуы ачыкланды. Яугир яралану тарихын да кыскача гына сөйләп алды. Курск өлкәсенә Украина гаскәрләре басып кергәч, хәрби водитель-гранатометчы Данил Мөхәммәтҗанов хезмәт иткән частьны да бирегә җибәрәләр. 3 сентябрьдә ул каты яралана – бер кулының терсәгенә снаряд ярчыгы эләгә. Тәүге мәлдә Курск шәһәрендә дәвалана, аннары инде Владивостокка махсус госпитальгә озатыла. Реабилитацияне биредә үтәргә туры килә.
– Ул чакта үлемнән чак котылып калдым, башка төрле уйлар керде, туган авылым, якташлар искә төште, – дип искә ала яу-
гир. – Бездән күрше төбәкләрдә “Мин авылымны яратам” ише арт-объектлар куюлары турында ишетеп белә идем. Телефон аша уйларымны хакимият башлыгы Илдус Фәрит улы белән уртаклаштым, төзелешне финанслау мөмкинлегем барлыгын да әйттем. Рәхмәт инде, ул теләгемне хуплады, ярдәм күрсәтәчәген белдерде.
Таң авылында арт-объект төзелеше яугир реабилитациядән соң ялга кайткач башлана. Аны Республика көненә сафка кертү ният итеп куела. Проектның эскизларын әзерләүгә авыл хакимияте башлыгы алына, эретеп ябыштыру эшләрендә Данил үзе дә катнаша, ул Иске Күчәрбай авылыннан “Башкирагроинвест” буенча элекке хезмәттәше Ринат Арслановны да җәлеп итә. Игелекле гамәл билгеләнгән вакытта тормышка ашырылды – хәзер арт-объект Таңның кабатланмас матур бизәгенә әверелде.
Әйткәндәй, арт-объект тирәсен төзекләндерү эшләре, атап әйткәндә, электр белән яктырту корылмалары кую да күздә тотыла. Бу эшләрнең үзәгендә яугир үзе дә “кайный” – озакламый СВОга яңадан хезмәткә киткәнче моңа ирешүне максат итеп куйган ул.
Ниятен тормышка ашырган яугир, исән-сау йөрсен! Электән килгән гадәт буенча, Данил Мөхәммәтҗановның Таң авылындагы йортында җилфердәүче дәүләт флаглары аның үз куллары белән алынып, хәстәрлекле рәвештә төрелеп, саклауга куелачак. Игелекле якташ чираттагы ялына кайту белән әләмнәрнең янә күтәреләчәген ихлас теләп, моңа ышанып торыйк.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.