-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
28 ноябрь , 08:45

Күкрәген "Хәрби батырлык өчен" медале бизи

Республиканың Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин социаль челтәрләрдә оборона министры боерыгы белән икенче дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән якташы турында сөйләде.

Күкрәген "Хәрби батырлык өчен" медале бизи
Күкрәген "Хәрби батырлык өчен" медале бизи
«Кэмел» кушаматлы сугышчы, 2023 елның маенда контракт төзеп, СВО зонасына Ватан мәнфәгатьләрен якларга киткән. Ул вакытта яугирнең хәрби хәрәкәтләр тәҗрибәсе булган инде: ул аны Чечняда алган. Хәзер ул сержант, взвод белән командалык итә һәм бөтен көче белән җиңүне якынайта, алган бүләге дә шуны раслый.

Илдар Мостафин сүзләренчә, сугышчыга бирелгән медаль аның шәхси батырлыгын һәм хәрби профессионализмын гына түгел, ә бер сафта көрәшкән барлык сугышчан иптәшләренең фидакарьлеген дә раслый. Өстәвенә, бу - яугирнең инде икенче бүләге, элегрәк ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән булган.

"Алда яңа сынаулар көтсә дә, ул аларны күңелендә горурлык һәм киләчәккә ышаныч белән каршы алырга әзер", — дип язган район хакимияте башлыгы.

Фото: Илдар Мостафинның социаль челтәрдәге битеннән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: