-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
28 ноябрь , 14:05

Янә алгы сызыкка киттеләр

Бүген "Уфа-арена" боз сарае алдындагы мәйданнан кыска вакытлы ялдан соң мобилизацияләнгән хәрбиләрне махсус хәрби операция зонасына озату тантанасы узды.

Янә алгы сызыкка киттеләр
Янә алгы сызыкка киттеләр

Башкортстан Хәрби комиссариатының бүлек начальнигы майор Егор Егимов солдатларга зур хөрмәт белән мөрәҗәгать итте. Ул аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм тизрәк өйләренә җиңү белән кайтуны теләде.

- Ял бик шатлыклы үтте, мин аны гаиләм белән үткәрдем, – дип сөйли «Кент» позывнойлы мобилизацияләнгән яугир, - Өйдә эшләр белән шөгыльләндем, машинаны төзәттем, яратканнарым белән ял иттем. Хәзер яңа көч белән кире китәргә әзермен, мине егетләр көтә. Без алар белән бик дус, бер-беребезгә ярдәм итәбез.

Туганнары һәм якыннары белән хушлашуга хәрбиләргә нибары 10 минут бирелде: бу вакыт бик тиз үтеп китте һәм сугышчыларга автобусларга утырырга боерык бирелде.

Без сезнең җиңү белән исән-сау кайтуыгызны көтәбез, егетләр!

Фото һәм оригиналь чыганак: mgazeta.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: