-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
29 ноябрь , 12:00

“Һәр ир-егетнең изге бурычы – Ватанны саклау!”

Стәрлетамак шәһәренең яшьләрне хәрби әзерләү буенча эшләүче “Салават Юлаев” үзәгендә чын ватанпәрвәрләр тәрбияләнә.

“Һәр ир-егетнең изге бурычы – Ватанны саклау!”
“Һәр ир-егетнең изге бурычы – Ватанны саклау!”


Әлеге үзәкнең җитәкчесе – махсус хәрби операциядә катнашучы Евгений Двиденидов. Ул яу кырында булганда да үзәкнең эшчәнлеге туктатылмый – дәресләрне, күнекмәләрне яшь укытучылар үткәрә, СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтеп, киңкырлы эшчәнлек алып бара.

– Безнең үзәкнең максаты – яшьләргә ватанпәрвәрлек рухында әхлакый һәм хокукый тәрбия бирү, шәхескә һәм законга хөрмәт күрсәтү. Шулай ук, яшьләрнең физик сәламәтлеген ныгытуга, киләчәктә хәрби хезмәттә кирәк булачак гамәли белем һәм күнекмәләргә өйрәтүгә, булачак Ватанны саклаучының әхлакый һәм психологик сыйфатларын тәрбияләүгә басым ясыйбыз.

Эшчәнлегебезнең төп юнәлешләре булып сугыш алып бару тактикасы, сафта йөрү һәм коралдан ату әзерлеге, тактик медицина һәм халыкны киңкүләм яклау чаралары, топография нигезләре, кул сугышы, радиация химик- биологик яклау чараларын өйрәнү тора. Боларның барысы да дәресләр, даими күнекмәләр, кырга чыгу, спорт ярышлары, очрашулар һәм экскурсияләр үткәрү рәвешендә алып барыла. Бүген үзәктә 23 бала шөгыльләнә, – диде үзәкне оештыруда катнашучыларның берсе, укытучы Динислам Хөбетдинов.

Динислам Марсель улы – Стәрлетамак физик культура, идарә һәм сервис көллияте студенты. “Салават Юлаев” үзәген төзегәнче ул “Отечество” хәрби-патриотик берләшмәнең эшчәнлегендә катнаша. Соңрак Динислам һәм аның дус егетләре хәрби әзерлек үзәген ачарга була. Аларның бу максатын тормышка ашыру өчен хәрби зоналарда тәҗрибәсе булган Евгений Двиденидов ярдәм итә һәм ул үзәкнең җитәкчесе итеп билгеләнә. Былтыр оештырылган үзәктә биш укытучы унбер яшьтән унсигез яшькә кадәрге үсмерләргә атнасына өч тапкыр дәресләр үткәрә. Бу эш өчен түләнми, укытучылар йөрәк кушуы буенча төп эшләреннән буш вакытларында шөгыльләнә. Шушы бер ел эчендә үзәк бихисап эшләр башкарырга өлгергән. Боларны алар “ВКонтакте”дагы сәхифәләрендә дә яктыртып бара.

– Үзәккә нинди дә булса ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр икән, без бервакытта да каршы килмибез, кулыбыздан килгәнне эшлибез. СВОдагы сугышчыларның гаиләләренә дә ярдәмләшәбез. Мәктәпләрдә “Батырлык дәресләре” үткәрергә, хәрби корал күргәзмәсен күрсәтү өчен дә еш чакыралар. Яу кырында башын салган яугирләребезне соңгы юлга озату митингларында сакта торабыз. Кече яшьтән үк ватанпәрвәрлек хисендә тәрбияләнеп үскән балалар киләчәктә дә Туган илен сакларга әзер булачак. Укуымны тәмамлагач, мин дә армия сафларында хезмәт итәргә барачакмын. Бу – һәр ир-егетнең изге бурычы, – ди Динислам Хөбетдинов.

Әйе, Җиңүне бары тик бердәм һәм бергә булганда гына якынайтып була. Яшьләребезнең дә бу эшкә үз өлешен кертүе сокландыра.
 
Фото: ВК

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: