Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 40тан артык чарасы гамәлдә. Алар арасында — мәктәп укучылары өчен түләүсез кайнар туклану, укыту, шифаханә-курорт дәвалануы, хокукый ярдәм һәм башкалар.
Башкортстанның урта махсус уку йортларында СВОда катнашучыларның балаларына ярдәмнең ничек гамәлгә ашырылуы турында Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжы директоры Игорь Нуйкин сөйләде.
— Бүген безнең колледжда әти-әниләре махсус хәрби операциядә катнашкан 63 студент белем ала. Аларның 23е белем бирү сертификатлары буенча укый. Алар - узган елларда төп конкурс буенча үтә алмаган һәм колледжга коммерция нигезендә кергән, ә аннары республика ярдәме кысаларында укырга сертификатлар алган студентлар, — ди Игорь Нуйкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу уку елыннан башлап колледжга кабул итү турындагы законга сизелерлек үзгәрешләр кертелгән, алар буенча СВОда катнашучыларның балалары теләсә нинди белгечлеккә конкурстан тыш кабул ителә. Шул ук вакытта, колледж директоры билгеләп үткәнчә, бу студентларның барысы да белем бирү процессының тулы хокуклы әгъзалары булып тора, һәм аларга карата таләпләр башка укучыларга карата булган кебек үк куела.
— Уку йортларының тәрбия хезмәте укучыларны аерым контрольдә тота, нинди дә булса оештыру мәсьәләләре килеп чыккан очракта, аларга консультация ярдәме күрсәтелә, — дип ассызыклый оешма җитәкчесе. — Укучылар, нигездә, барысы да көчле, укуга омтыла. Әлегә бернинди дә штаттан тыш хәлләр килеп чыкмады.
СВОда катнашучыларның балаларын укыту сертификатларыннан тыш, республика бюджетыннан туклану өчен түләү дә өлешчә компенсацияләнә.
Фото: mgazeta.com