Егетләр хәзер җәрәхәтләрдән соң ялда булуларын, хәрби госпитальләрдә дәвалану узуларын сөйләде. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республика кирәк булганда хәрбиләрне өстәмә реабилитацияләүдә ярдәм итәргә әзер.
Сугышчылар үз чиратында республика хастаханәләрендә дәвалануны оештыру мәсьәләсен карауны сорап мөрәҗәгать итте. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хәрби комиссариат белән берлектә бу тема буенча җентекләп фикер алышачаклар. Очрашуда хәрбиләр шулай ук республика җитәкчелегенә һәм якташларына гуманитар йөкләр җибәргән өчен рәхмәт белдерде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, махсус хәрби операция башланганнан бирле Башкортстан Донбасска 138 гумконвой җибәрде.
Радий Хәбиров шулай ук балалардан гаиләләренең ничек яшәве, аларга өстәмә ярдәм кирәкме-юкмы икәнлеге белән кызыксынды. Хәрби хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, бу планда бернинди сораулар да юк. Алар СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәткән өчен республикага рәхмәт белдерде.
Очрашуның ахырында Башкортстан Башлыгы һәр муниципалитетта һәлак булган якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү буенча эш алып барылуын билгеләп үтте. СВО тәмамланганнан соң Уфада да зур мемориаль комплекс барлыкка киләчәк.
– Безнең бурыч - һәркемнең батырлыгын истә тоту, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru