Ул бу хакта социаль челтәрдә пост урнаштырган.
“Кичә Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә мобилизацияләнгән егетләребез янына килеп җиттек. Үз алдыбызга куйган бурычларны үтәдек - иреклеләр, мобилизацияләнгән якташлар янына бардык, гуманитар ярдәм, өйдән посылкалар тапшырдык.
Егетләр янына килгән саен безнең сугышчыларның никадәр көчле, чыдам булуларын һәм рух ныклыгын аңлыйсың. Аларга намуслы хезмәтләре һәм хәрби бурычларына тугрылыклары өчен Рәхмәт хаты тапшырдым. Без сезнең белән горурланабыз, сезгә ышанабыз, исән-сау һәм Җиңү белән көтәбез!
Безнең командага - Насыйров Айдарга, Гомәров Ләбибкә, Әхмәтшин Линарга рәхмәт. Ярдәмне бергәләп имин илтеп җиткердек. Алга таба да Ватанны саклаучылар белән элемтәдә торачакбыз!” – дип язган Реканс Ямалиев.
Фото социаль челтәрдән.