Туган якларына СВО зонасыннан йөздән артык «салаватчы» кайтты. Аларны туганнары һәм якыннары каршы алды. Яугирләрне Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы Ирек Сәгыйтов сәламләде. Ул сугышчыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
"Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән махсус хәрби операция уздыру зонасыннан чираттагы командировкадан кайткан „Салават Юлаев“ исемендәге Милли гвардия гаскәрләренең махсус тәгаенләнештәге батальоны хәрбиләрен чын күңелдән сәламлим, — дип мөрәҗәгать итте сугышчыларга Ирек Сәгыйтов. — Без бөтен республика, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән сезнең өчен борчылдык. Сугышчан бурычларны уңышлы үтәгәннән соң тулы составта Башкортстанга кайтуыгызга шатмын. Сез, югары мораль һәм сугышчан әзерлек күрсәтеп, илнең югары башкомандующие Владимир Путин куйган бурычларны һәрвакыт уңышлы үтәвегезне чираттагы тапкыр исбатладыгыз. Без сезнең белән горурланабыз. Сезнең батырлык һәм Ватанга тугрылыгыгыз — үсеп килүче буын өчен үрнәк".
Ирек Сәгыйтов ассызыклаганча, Хөкүмәт отрядка барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итүдә һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Ул билгеләп үткәнчә, республика ир-егетләрне түземлек белән көткән, барлык сугышчылар өчен дога кылган, шулай ук көн саен фронтка ярдәм иткән, гуманитар йөк җыйган, ташыган, бер-берсенә ярдәм иткән хәрбиләрнең гаиләләренә, туганнарына һәм якыннарына рәхмәт белдерә.
Тулырак: https://www.bashinform.ru/news/svo/2024-12-01/v-ufu-iz-zony-svo-v-otpusk-pribyli-boytsy-batalona-imeni-salavata-yulaeva-4032058
Фото: Светлана Мустафина.