“БАО” позывнойлы якташыбыз агымдагы елда Русия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакырылган иде. Чын мәгънәсендә, патриот буларак, ул кыю карар кабул итә, Ватанны саклау максатында Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Тиешле әзерлек үткәч, махсус хәрби операция зонасына озатыла. Тиз арада үзен уңай яктан күрсәтүгә ирешә, шартлау куркынычы булган коралларны табу һәм хәвефсезләндерү буенча бурычларны үтәүгә лаеклы өлешен кертә. Нәтиҗәдә, каһарман якташыбызның тырышлыгы югары бәһаләнә, дөрес карар кабул итүен ул сугыш кырында исбатлый.
Егет кече яшьтән булдыклылыгы, үҗәтлеге белән аерылып торган. Тумышы белән ул – Краснодар якларыннан. Октябрьскийда нефть колледжына укырга керә егет. Әтисе шушы төбәктән аның. Балачактан ук акробатика белән мавыга, Октябрьский Яшьләр сараенда эшләп килүче “Гвардия” хәрби-патриотик клубында бик теләп шөгыльләнә.
Мәгълүм булганча, әлеге оешма эшчәнлеген ике юнәлештә алып бара: патриотик тәрбия бирү һәм яшьләрне спорт төрләре – катнаш бәйгеләр, көрәш спорты (грепплинг) ярдәмендә чыныктыру.
“Якташыбыз клубта шөгыльләнү дәверендә шактый уңышларга, җиңүләргә иреште, – дип сөйли “Гвардия” клубы җитәкчесе, Яшьләр сарае директоры Рөстәм Абделкаюмов. – Төбәк кенә түгел, Идел буе федераль округы, Бөтенрусия турнирларында алдынгы урыннар яулады ул. Иптәшләре арасында һәрьяклап ихтирам-абруй казанды. Спорттагы уңышлары зур. Чын мәгънәсендә, яшьтәшләре арасында ул – лидер, тирәнтен фикер йөртүче, зирәк акыллы, гаять игътибарлы, куйган максатларына җентекле, эзлекле, төптән уйлап ирешүчән егет. Иң мөһиме – аңа җаваплылык, үз сүзендә торучанлык, гамәлләрендә катгыйлык хас. Әйткән икән – мотлак үти, вәгъдәсендә тора. Чын егетләрчә. Кызыксыну даирәсе – хәрби эш, корал төрләрен җентекле өйрәнү. Топография, урында ориентирлашу буенча күрсәткечләре һәрдаим югары иде.
Шуны да ассызыклап үтәргә телим: контракт буенча үзенә бирелгән түләүләрнең бер өлешен хәйрия максатында кулланды ул, безнең спорт залына яңа җиһазлар алуга акча күчерде. Үзе үк күп нәрсә хакында сөйли торган гамәл түгел-мени бу?! Әлбәттә, “БАО” белән мөмкинлек туган саен аралашабыз, элемтәдә торабыз. Нидер кирәк икән, ярдәмләшергә, аның үзенә дә кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз. Батыр якташыбыз белән ихлас горурланабыз, исән-сау әйләнеп кайтуын көтеп калабыз!” – диде Рөстәм Сергеевич.
Әйе, якыннары, туганнары, дуслары якташыбыз белән горурлана. Шундый олы йөрәкле, кыю ул тәрбияләп үстергән өчен әти-әнисенә рәхмәт белдерәләр. Сау-сәламәт, Җиңү яулап кайтырга насыйп булсын СВОның яшь батырына!
Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.