-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
3 декабрь , 20:00

СВОда катнашучылар идарә командасында булачак

Туры эфирда махсус хәрби операциядә катнашучыларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелде.

СВОда катнашучылар идарә командасында булачак
СВОда катнашучылар идарә командасында булачак

Туры эфирдагы сорауларның берсе махсус хәрби операциядән кайткан яугирләрне эшкә урнаштыруга кагылды.

— Әлегә бернинди кыенлыклар да юк, бу масштаблы характерда түгел, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Әмма киләчәк турында алар инде уйлана. Махсус хәрби операция тәмамлангач һәм барысы да кайткач, бу эш зур күләмдә булачак. Хәзер төп бурыч — аларны реабилитацияләү, социальләштерү һәм тергезү.

Сугыштан әйләнеп кайткач, күпләр эшләрен элекке хезмәт урыннарында дәвам итәргә теләр. Эшчәнлек төрен үзгәртергә әзер булганнарны идарә командасында көтәбез, чөнки яугирләрнең һәркайсы зур һәм уникаль тормыш тәҗрибәсе ала һәм мондый кешеләр төбәккә бик кирәк. Шулай ук, СВОдан кайтканнарны яңадан укыту төрләре дә каралган, — диде төбәк җитәкчесе.

 

Фото:.bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: