Ринат Нуриман улы Моракай авылында яши, Абзак авылының янгын сүндерү бүлегендә янгын сүндерүче-шофер булып эшли.
Узган ел аның туган авылында янгын чыккан-торак йортларның берсе янып беткән. Бу вакытта ул улы белән бергә өенә кайтып барган һәм йорт тәрәзәсеннән ут чыгуын күргән. Батыр ир, уйлап та тормыйча, янгын каравылын чакырып, өйгә атылып кергән. Төтен аша идәндә яткан йорт хуҗасын күргән. Соңрак аның инсульт кичерүе ачыкланган. Шул вакытта янгын сүндерүчегә ярдәмгә күршесе дә килеп җиткән. Икәүләп алар ирне урамга чыгаралар, Ринат Нуриманович беренче ярдәм күрсәтә.
Кыю гамәле һәм кешене коткарган өчен Ринат Даутов медаль белән бүләкләнгән.