+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
5 декабрь 2024, 05:54

"Рәхмәт сезгә, Сәхибҗамалларым!"

Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" иҗтимагый оешмасына "Әсән" позывонойлы яугирдән сәлам килде.

"Рәхмәт сезгә, Сәхибҗамалларым!""Рәхмәт сезгә, Сәхибҗамалларым!"
"Рәхмәт сезгә, Сәхибҗамалларым!"

Әлеге оешмага берләшкән гүзәл затлар Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов, ягъни "Әсән" позывнойлы яугир белән даими элемтәдә тора. Ул кыска вакытлы сөйләшүдә яралы егетләргә госпитальдә тиз генә киеп сала торган замоклы курткалар кирәклеген әйтә. Кызлар шунда ук эшкә тотына.

Башта, әлбәттә, акча җыела, кирәкле киемнәр сатып алына. Гумконвой белән җибәреләсе сумкаларга Баймактан китертелгән кесәгә салып йөртерлек уңайлы, баллы, кара миләшле, тозлы корот "төймәләре", чәк-чәк, бал, башка күчтәнәчләр дә салына. Инде барып кына җитсен...

Кичә "Әсән" хәбәр салды - күчтәнәчләр, кирәк яраклар барып җиткән!

"Рәхмәт сезгә, Сәхибҗамалларым, - ди Радик. - Егетләр белән баллап, чәк-чәкләп чәй эчеп утырабыз, иртәгә кием-салымны кирәкле урынга алып барып тапшырабыз. Сезнең күңел җылысы белән блиндажабыз яп-якты, йөрәктә ышаныч - безнең уртак җиңүгә күп калмады, ул безнеке булачак!"

Тыныбыз белән тартып алырдай булып көткән ул көндә исәнлектә очрашырга язсын егетләр, рәхмәт сиңа, Радик!

Фото: Радик Динәхмәтовтан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас