Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, СВО ветераннарына ярдәм итү чаралары яңа ихтыяҗларны исәпкә алып камилләштереләчәк һәм төзәтеләчәк. Ватанны саклаучылар фондына аларны киләчәктә финанслау һәм гамәлгә ашыру теге яки бу ярдәм чаралары соравы формалашсын өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Башкортстанның СВО ветераннары ассоциациясе идарәсе рәисе Оскар Ситдыйков бу хакта үз фикерен белдерде.
- Чыннан да, Башкортстанда бу эш системага салынган. Ветераннарга даими рәвештә ярдәм килеп тора. Республиканың Ватанны саклаучылар фонды филиалы нәтиҗәле эшли, сугышчыларга бөтен яклап та ярдәм күрсәтә.
Мин башка төбәктәге хезмәттәшләрем белән аралашып торам. Алар республика сугышчыларына күрсәтелгән ярдәмнән көнләшә. Мондый ярдәм чаралары илнең бер төбәгендә дә юк. Һәм бу өлкәдә Радий Хәбировның роле бик зур, дип билгеләде ул.