+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
9 декабрь 2024, 10:11

"Башкортстанда бу эш системага салынган..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Туры элемтә" барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата булган ярдәм чаралары турында сөйләде. Башкортстанның хәрби комиссары, полковник Михаил Блажевич республикадагы хәрби-табиблык комиссиясе эше турында үз фикерен белдерде.

"Башкортстанда бу эш системага салынган...""Башкортстанда бу эш системага салынган..."
"Башкортстанда бу эш системага салынган..."
Комиссар сүзләренә караганда, Башкортстанда бу эш системага салынган.

- Республика җитәкчесе Радий Хәбиров махсус хәрби операциягә кагылган һәр сорауны үз контролендә тота. Шуңа күрә хәрби-табиб комиссиясе дә бездә югары дәрәҗәдә оештырылган. Шуны билгеләргә кирәк, Башкортстанда бер тәрәзә режимында эшләүче “Защитник” контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә сайлап алу пункты эшли. Анда барысы да бер урында оештырылган: хәрби комиссариат хезмәткәрләре документларны кабул итә һәм сорауларга җавап бирә, табиблар анализлар ала һәм кандидатларны тикшерә, банк вәкилләре оператив рәвештә “Мир” банк картасын эшли, анда бер тапкыр түләү суммасы һәм акчалата тәэмин итү киләчәк. Үзәктән үк гражданнар хәрби командалар составында хезмәт урынына юллана.

- Кызганычка каршы, бөтен районнарда да ир-егетләрнең медицина комиссиясен тиз генә узу мөмкинлеге юк. Теләгең бар икән, монда киләсең, шунда ук барлык кирәкле анализларны тапшырасың.

Биш-алты сәгать эчендә алар әзер булачак, беркая да барырга кирәкми, барысы да шушында кабул ителә. Шушында ук банк хезмәткәрләре эшли, туклану һәм яшәү уңайлы шартларда оештырылган. Гражданнар хәрби командалар составында шунда ук хезмәт урынына озатыла. Ягъни кеше контракт буенча хезмәткә сайлап алу процедурасын иң тиз вакытта уза, - ди республиканың хәрби комиссары, полковник Михаил Блажевич.

Фото: Башинформ 

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас