+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
9 декабрь 2024, 14:11

Ватан Геройлары көне белән!

Бүген, 9 декабрьдә, Русиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата — ата-бабаларыбызны искә алу гына түгел, ә мактаулы бүләкләргә лаек булган барлык замана батырларына хөрмәт күрсәтү дә.

Ватан Геройлары көне белән!
Ватан Геройлары көне белән!
Бәйрәм уңаеннан Уфада тантаналы рәвештә чәчәкләр салынды. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Назаров республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Русия Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.

Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары һәм көч ведомстволары хезмәткәрләре катнашлыгында Мәңгелек утка һәм мемориалларга чәчәкләр салу тантанасы шулай ук Җиңү паркында узды. Тантанада яшь армиячеләр, кадетлар, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге Уфа гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Аннары мөхтәрәм кунаклар геройларга хөрмәт күрсәтте, Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас