+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
9 декабрь 2024, 06:25

Яугирләр ялга кайтты

Декабрь башында Уфага махсус хәрби операция уздыру зонасыннан кыска вакытлы ялга Салават Юлаев исемендәге икенче башкорт батальоны хәрбиләре кайтты. Очрашу тантанасы традиция буенча Совет мәйданында Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында узды.

Яугирләр ялга кайттыЯугирләр ялга кайтты
Яугирләр ялга кайтты
Салават Юлаев исемендәге икенче батальон 2023 елда формалаштырылды. Беренчесе кебек үк, ул да Милли гвардия гаскәрләре структурасында эшли. Күпчелек солдатларның Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда хәрби тәҗрибәсе бар. Республика Башлыгы исеменнән махсус бурычларны үтәгәндә батырлык күрсәткән хәрбиләрне медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

«Фригат» кушаматлы сугышчының әнисе өчен бу очрашу чын сюрприз булды. Кызлары аңа улының кайтуы турында махсус хәбәр итмәгәннәр. Людмила Бакурова экскурсиягә барам дип уйлаган.

150ләп хәрби хезмәткәр Совет мәйданындагы обелискка чәчәк салды. Узган ялга сугышчылар югалтуларсыз кайткан иде. Бу юлы инде батальон тулы составта түгел. Әйләнеп кайта алмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Солдатлар туган җирләрендә 8 гыйнварга кадәр торачак, аннан соң яңадан алгы сызыкка китәчәкләр. Яңа, 2025 елны алар туганнары һәм якыннары белән каршылаячак.

Яугирләрнең күпчелеге ялга планнарын төзеп куйган. Берләре мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрә башлаган да инде, алар ватанны сөю, патриотизм хисе турында сөйли. Икенчеләре сәламәтлеген ныгыту өчен шифаханәләргә юлланган.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас