Гадәттә, “туры линия”дә алдан әзерләнгән сорауларны бирү тәртибе юк. Сөйләшү, темалары еш кына берсеннән икенчесенә сикерә. Әмма быелгы дүрт сәгатьтән артык дәвам иткән аралашу вакытында бер тема баштан ахырга кадәр телдән төшмәде. Бу – махсус хәрби операция. СВОда катнашучыларга, аларны реабилитацияләүгә, аларның проблемаларын хәл итүгә аерым игътибар бирелде. Бу символик мәгънәгә ия, чөнки киләсе ел Башкортстанда Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары елы дип игълан ителде. Махсус хәрби операция ветераннары да “туры линия”дә булды һәм алар республика күрсәткән ярдәм һәм игътибар турында сөйләде.
“Фрол” позывнойлы хәрби хезмәткәр барысының да исендә калгандыр, мөгаен. Ул республика медицина хезмәткәрләренә яралы солдатларның гомерен коткарган өчен рәхмәт әйтте. “Башкортостан” полкы сугышчылары исеменнән ул шулай ук Радий Хәбировка һәм төбәк халкына гуманитар ярдәмне өзлексез озатып торган өчен рәхмәт белдерде, аның сүзләре беркемне дә битараф калдырмады.
Махсус хәрби операция ветераны Илдар Мәмәдрәхимов яугирләргә гуманитар ярдәм күрсәткән өчен республика халкына рәхмәт белдерде. Ул Миңнегали Шәйморатов исемендәге беренче башкорт батальоны составында хезмәт иткән. Яраланганнан соң өенә кайткан һәм хәзер Нуриман районында фермер булып эшли.
“Радий Фәрит улы, мин һәм иптәшләрем безнең батальонга ярдәм иткәнегез, аны бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин итүегез өчен сезгә рәхмәт белдерәбез. Минем иптәшләрем республика яугирләренең уңайлы автобусларда ялга кайтуына һәм кире китүенә соклана. Без моны гадәти нәрсә кебек кабул итәбез, ә егетләр безгә чын күңелдән көнләшеп карый. Беркайда да алай ук түгел, диләр. Моның өчен мин бүген рәхмәт әйтергә килдем, Радий Фәрит
улы”, – диде Илдар Мәмәдрәхимов.
Республика Башлыгы “туры линия”дә күпләрне уйландырырлык фикер әйтте.
– Барлык яугирләргә дә рәхмәт. Республикада булган барлык мөмкинлекләр аларга ярдәм итүгә юнәлтелергә тиеш. Беләсезме, махсус хәрби операция – безне берләштергән авыр сынау. Махсус хәрби операциядә катнашучы – хәзер төп кеше. Республика безнең яугирләргә ярдәм итү өчен барысын да эшләргә тиеш һәм эшләячәк, – диде Радий Хәбиров. – Соңгы тапкыр алгы сызыкта сугышчылар белән очрашканда гаҗәпкә калдым: алар берни дә сорамый. Безнең барысы да яхшы, диләр. Бу чын ирләрнең үз-үзен тотышы миңа нык тәэсир итте. Бер генә нәрсә турында сорыйлар һәм бу хакта командирлар белән сөйләшү булды: радиоэлектрон көрәш чаралары һәм FPV-дроннар белән тәэмин итү.
Алгы сызыкта булгач, яугирләр күп нәрсә сорарга тиеш кебек, тик алар рәхмәт кенә әйтә. Алар – шундый сугышчан рухлы ир-егетләр.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итү чаралары яңа ихтыяҗларны исәпкә алып камилләштереләчәк.
– Чыннан да, Башкортстанда бу эш системага салынган. Ветераннарга даими рәвештә ярдәм килеп тора. Республиканың “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы нәтиҗәле эшли, сугышчыларга бөтен яклап та ярдәм күрсәтә, – ди Башкортстанның Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе идарәсе рәисе Оскар Ситдыйков. – Мин башка төбәкләрдәге хезмәттәшләрем белән аралашып торам. Алар республика сугышчыларына шундый ярдәм күрсәтелүенә көнләшеп карый. Мондый ярдәм чаралары илнең бер төбәгендә дә юк. Һәм монда Радий Хәбировның роле бик зур.
– Безнең сугышчылар алгы сызыкта тиешле игътибар тоя, алар лаеклы хезмәт итсен өчен Башкортстан барысын да эшли. Даими рәвештә кирәкле милек белән гуманитар конвойлар килә, гаиләләргә ярдәм чаралары эшли. Республиканың һәм шәхсән Радий Хәбировның игътибары сугышчыларның кәефендә чагыла, – диде республика Башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдинов.
– Башкортстанда сугышчыларга ярдәм итү системасы җайга салынган, һәм бу финанслауга гына кагылмый, сугышчылар күп тапкырлар билгеләвенчә, иң мөһиме, аларның гаиләләре ышанычлы якланган. Бу бурыч үтәлә. Хәрби хезмәткәрләр үз туганнары өчен тыныч, чөнки алар көнкүреш проблемалары белән ялгызы түгел. Безнең сугышчылар артында — куәтле республика һәм Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров, ул барлык мәсьәләләрне контрольдә тота, – диде Салават Юлаев исемендәге батальонны булдыру инициаторы, эчке эшләр органнарының отставкадагы полковнигы Артур Йомагуҗин.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, хәрби хезмәткәрләр күп кенә мәсьәләләрне “Ватанны саклаучылар” фондының республика бүлеге аша хәл итә ала. Кызганычка каршы, моны бөтен кеше дә белми, шуңа күрә фонд турында мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә кирәк.
– Хәзерге вакытта республикага яраланып кайткан хәрби хезмәткәрләр белән эшлибез. Беренче чиратта, тернәкләндерү, аларның сәламәтлекләрен яхшырту хәстәрен күрәбез. Төп эш нәкъ менә шуңа юнәлтелгән. Егетләребезнең кайберләре депутат булды. Илеш районында бүген бер авыл биләмәсе башлыгы – махсус хәрби операция ветераны, – диде Радий Хәбиров. – СВОдан кайткан яугирләр “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиалына социаль координатор булып та урнаша. Алар ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең ихтыяҗларын яхшырак белә.
Хәрби хәрәкәтләр тәмамланганнан соң, СВОда катнашучыларның күбесе үз эш урыннарына кайтачак. Күпләренең дөньяга карашы үзгәрде. Без аларга бик игътибарлы булырга, кирәкле ярдәмне күрсәтергә тиешбез.
Республикада махсус хәрби операция яугирләрен диспансерлауга да зур игътибар бирелә.
– Демобилизацияләнүчеләр саны акрынлап артачак, һәм республика башкаласының поликлиникалары бу ташкынны кабул итәргә тиеш. Хәзер район поликлиникаларында диспансерлаштыру узу өчен шактый уңайлы һәм профессиональ шартлар булдыру максатын куеп эшлибез. Кайбер поликлиникалар хәзер Уфадагы белән чагыштырганда яхшырак та. Тагын җиде яңа поликлиника төзибез, – диде Радий Хәбиров. – Яугирләр белән күп аралашам. Кайберләренең нигезле дәгъвалары бар. Әлегә бик аз кешеләр белән эшлибез, әмма бюрократия турында сораулар туа. Төбәк һәм муниципаль власть, Фонд һәм Оборона министрлыгы арасындагы хезмәттәшлекне нәтиҗәле итәргә кирәк. Хәрби госпитальләр белән бәйле мөрәҗәгатьләр дә бар. Боларның барысы турында да бергәләп уйларга һәм башлангычлар белән чыгарга кирәк.
– Безнең сугышчыларны диспансерлау — ветераннар турында кайгыртуның төп юнәлешләренең берсе. Бу авыруларны вакытында ачыкларга, оператив рәвештә дәвалау һәм тернәкләндерү үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Республикада моның өчен барлык шартлар да тудырылган. “Туры линия” вакытында Радий Хәбиров бу мәсьәләнең мөһимлеген янә бер ассызыклады.
Безнең сугышчылар үзләре генә түгел, аларның якыннары да очраша торган мөһим темаларны күтәрде. Радий Фәрит улы ветераннар һәм аларның гаиләләре игътибар үзәгендә булсын өчен республикада күп көч куелуын ассызыклап, һәр ситуацияне җентекләп аңлатты.
Шуңа карамастан, тирә-як дөнья һәм шартлар үзгәрә, тиз һәм тәвәккәл гамәлләргә әзерлекне таләп итә. Без заман куйган чакыруларга әзер һәм куелган барлык бурычларны да үтәрбез дип ышанабыз, – диде Башкортстандагы “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина.
Хәер, проблемалы сораулар да аз булмады, бу мондый “туры линия”ләрнең кирәклеген тагын бер кат раслый. Иң күңелсезе, мөгаен, республика хәрби комиссариатына бәйле хәл булгандыр. Хәрби-табиб комиссиясенә җибәрелгән махсус хәрби операциядә катнашучылар култык таягы һәм коляскаларда икенче катка күтәрелергә мәҗбүр. Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич хәбәр итүенчә, республикада Оборона министрлыгының дәвалау учреждениеләре юк. Шуңа күрә яралылар өчен комиссия үткәрү бурычы хәрби-табиб экспертизасы үзәгенә йөкләнгән, ул элек хәрби хезмәткә чакырылучылар белән генә эшләгән.
– Бу – башка сыймаслык хәл, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Рөстәм Газизовка мәсьәләне Башкортстанның Хәрби комиссариаты белән берлектә хәл итәргә кушты.
– Хәрби комиссариатка ярдәм итәргә кирәк. Бинаны җиһазлап булмаса, башканы эзләячәкбез, – диде Башкортстан Башлыгы. Шул рәвешле, мәсьәлә инде туры эфирда ук хәл ителде дияргә мөмкин.
Быел “туры линия” 4 сәгать 13 минут дәвам итте. Республика халкы белән аралашу барышында Радий Хәбиров туры эфирда 65 сорауга җавап бирде.
Төбәк җитәкчесенә барлыгы 9,5 мең мөрәҗәгать килгән, шул исәптән 276 видеоролик. Халык социаль челтәргә – 4,5 мең, телеграм-бот аша – 3,1 мең, Башкортстан Башлыгы сайтына – 1,3 мең сорау һәм “Кире элемтә” платформасы аша 600 мөрәҗәгать җибәргән. Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, барлык мәсьәләләр буенча җаваплар әзерләнәчәк, тиешле карарлар кабул ителәчәк.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.