+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 декабрь 2024, 04:50

"Республика СВОга зур ярдәм күрсәтә"

Радий Хәбировның "Туры элемтә"се уңаеннан "Халык фронты"ның төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин безгә түбәндәгеләрне җиткерде.

"Республика СВОга зур ярдәм күрсәтә""Республика СВОга зур ярдәм күрсәтә"
"Республика СВОга зур ярдәм күрсәтә"
"Без соңгы ярты елда бик нәтиҗәле FPV-дроннар җитештерүне җайга салдык, - дигән иде республика Башлыгы. - "Движок"ларны Уфада ясыйлар. Ай саен 500әр данә җибәрәбез, һәм беренче чиратта — "Башкортостан“ полкы, "шәйморатовчылар", "доставаловчылар" һәм башка подразделениеләр өчен. Гомумән, сугыш һәрвакыт технологияләр, сәнәгать үсешенә хезмәт итте, һәм БПЛА бик тиздән безнең гражданнар тормышының бер өлеше булачак".

- "Туры элемтә"дә республика Башлыгының хәзерге вакытта СВО зонасында булган якташларыбызга, шул исәптән БПЛА һәм башка техника белән ярдәм күрсәтү теләге күренеп тора иде.

Башкортстанда инде берничә предприятие дрон җитештерә, ә бер предприятиедә алар өчен электр двигательләре җитештерелә башлады. Күп кенә FPV-дроннар республика волонтерлары тарафыннан эшләнә, алар сугышчыларга зур ярдәм күрсәтә. Хәрби бүлекчәләргә пилотсыз очкычлар китерү бара һәм мин аларның күләме артачак кына, дип уйлыйм.

"Туры элемтә"дә "Сват" позывнойлы сугышчының Радий Хәбировка республиканың фронтка ярдәме өчен рәхмәт белдерүе очраклы түгел, - дип шәрехләде бу сүзләрне Виталий Брыкин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас