+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
12 декабрь 2024, 04:26

Социаль кординаторлар нәтиҗәле эшли

«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалындагы 97 социаль координатор СВО ветераннарын һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләрен шәхси озату белән шөгыльләнә.

Социаль кординаторлар нәтиҗәле эшлиСоциаль кординаторлар нәтиҗәле эшли
Социаль кординаторлар нәтиҗәле эшли
«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалындагы 97 социаль координатор СВО ветераннарын һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләрен шәхси озату белән шөгыльләнә.

Кирәкле барлык документларны рәсмиләштерергә, гамәлдәге ярдәм чараларын алырга, ә республикада алар 40тан артык, сәламәтлекне яхшыртырга, яңадан укыту узарга һәм тыныч тормышка кайтырга – бу бурычларны социаль координаторлар хәл итә.

Башкортстанның Бүздәк районында социаль координатор Гөлфия Габдрәфыйкова комплекслы ярдәм күрсәтә. Аның карамагындагыларның берсе - СВО ветераны Рөстәм Бабаджанов. Социаль координатор аңа дәвалану һәм тернәкләнү курсын узарга ярдәм иткән, кирәкле дарулар белән тәэмин итү буенча документлар рәсмиләштергән. Кредит бурычы мәсьәләсен хәл иткән - район хакимияте юристы Гөлфия Габдрәфыйкова белән судка гариза әзерләгән.

Тагын социаль координатор Рөстәмгә йөргәндә хәрәкәтне җиңеләйтү өчен корсет сатып алган иганәчене табарга ярдәм иткән. Иганәче билгесез булып калырга теләде. Рөстәмнең планнарында - биомеханик протез урнаштырганнан соң эшкә урнашу.

Исегезгә төшерәбез, «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондын Русия Президенты указы нигезендә булдырылды. Фондның республика филиалы эше турында тулырак мәгълүмат биредә: https://vk.com/public220653548

«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалы түбәндәге адрес буенча урнашкан: Уфа шәһәре, Минһаҗев ур., 107. Эш вакыты: 9.00дән 18.00гә кадәр, ял көннәре юк.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас