+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
13 декабрь 2024, 09:12

"Хәзер безнең өчен иң мөһиме – бердәм булу һәм бу явызлыкны җиңү..."

Бөтендөнья башкорт корылтаеның төп бурычы - берләшү, дип саный республиканың махсус хәрби операциядә катнашучылары ассоциациясе идарәсе рәисе, Батырлык ордены кавалеры Оскар Ситдыйков.

"Хәзер безнең өчен иң мөһиме – бердәм булу һәм бу явызлыкны җиңү...""Хәзер безнең өчен иң мөһиме – бердәм булу һәм бу явызлыкны җиңү..."
"Хәзер безнең өчен иң мөһиме – бердәм булу һәм бу явызлыкны җиңү..."

- Бүген Бөтендөнья башкорт корылтаеның пленар утырышында күп тапкырлар һәм төрле авыздан чара башкортлар съезды гына түгел, ул безнең чиксез ватаныбызның барлык халыклары съезды дигән сүзләр яңгырады. Анда Русиянең башка төбәкләреннән бик күп делегатлар катнаша, алар барыбызга да үз теләкләрен белдерде. Бу фонда корылтайның иң төп бурычы — бөтен республика халкын, илебезнең барлык башкортларын берләштерү дип әйтергә мөмкин, дип уйлыйм, — диде ул.

Оскар Ситдыйков бүгенге көндә хәтта Бөтендөнья башкорт корылтаенда да иң төп тема — махсус хәрби операция темасы булуын билгеләп үтте:

- Хәзер барыбыз өчен дә иң мөһиме — безнең җиңү. Безнең күпмилләтле халкыбызның көнбатыш коралы белән безгә һөҗүм итеп кенә калмыйча, безне эчтән аерырга тырышкан неонацистларны җиңүе. Хәзер безнең өчен иң мөһиме – бердәм булу һәм бу явызлыкны җиңү, - диде ул.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас