+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
13 Декабря 2024, 04:35

Яшь армиячеләр сафлары тулылана

Благовар районының Таң мәктәбендә чын ватанпәрвәрләр тәрбияләнә

Яшь армиячеләр сафлары тулыланаЯшь армиячеләр сафлары тулылана
Яшь армиячеләр сафлары тулылана

Благовар районының Таң мәктәбендә “Юнармия” патриотик тәрбия бирү Бөтенрусия балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең урындагы бүлекчәсе активистлары катнашлыгында яшь армиячеләргә багышлау тантанасы үтте.
Мәктәпнең яшь армиячеләр сафларына беренче әгъзаларны кабул итү 2022 елның 17 маенда үтә, ул вакытта Бөтенрусия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә 24 укучы кушыла. Ике елдан артыграк чорда, укучыларның мәктәпне тәмамлавына бәйле, яшь армиячеләр оешмасында 21 кеше генә кала. Шуңа да сафларны тулыландыру мәсьәләсе көн кадагына баса.


– Русия патриотлары, илебезнең лаеклы гражданнары булырлык яңа буын үсеп җитте, – ди Таң мәктәбе директорының ярдәмчесе, тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары Гөлфидә Гарифуллина. – Алар арасында уку алдынгылары, спорт белән шөгыльләнүчеләр, ягъни активист балалар күпчелекне тәшкил итә, бер сүз белән әйткәндә, яшь армиячеләр сафына алынырга бик тә лаеклы алар.
Агымдагы уку елында Таң урта мәктәбендә 100дән артык бала белем ала. Мәктәп тормышындагы истәлекле чарада яшь армиячеләр, тоташ коллектив әгъзалары, укучылар катнашты. Бу уңайдан шуны да билгеләп үтик: капиталь ремонт үткәрелгән мәктәп тулысынча яңартылды. Багышлау тантанасы да яңа төс алган спорт залында оештырылды. Хәрби-патриотик оешмага керү өчен махсус программа төзелгән, аның шартларын үтәү өчен балалар зур тырышлык салган.
Бөтенрусия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Благовар районындагы бүлекчәсе штабы җитәкчесе Михаил Федоров яшь армиячеләр сафына басарга теләк белдерүчеләрнең тантаналы антларын кабул итте һәм аларга махсус билгеләр тапшырды. Шул рәвешле, мәктәп буенча яшь армиячеләр сафларын 6нчы сыйныфта (җитәкчесе – укытучы Анна Кәримова) укучы 7 бала тулыландырды. Алар арасында Даша Дмитриева, Рената Латыйпова һәм Назгөл Фәрхетдинова бик яхшы билгеләренә генә өлгәшүче уку алдынгылары буларак та билгеле. Бер сүз белән әйткәндә, хәрби-патриотик хәрәкәт ышанычлы яшьләр белән тулыланды. Истәлекле вакыйга уңаеннан, укытучылар һәм укучылар коллективлары исеменнән аларны мәктәп директоры Илнур Нигъмәтуллин ихлас тәбрикләде, хәрби-патриотик эшчәнлектә уңышлар теләде.
– Яшь армиячеләргә багышлау чарасының шушы рәвешле тантаналы шартларда оештырылуы зур әһәмияткә ия, бу турыда якты хатирәләр балалар күңелендә гомерлеккә сакланачак, – ди иҗтимагый хәрәкәтнең урындагы штабы башлыгы майор Михаил Федоров. – Безнең районда мондый чараларны үткәрүдә Языково мәктәбенең яшь армиячеләре Илнур Вәлиев, Сәфинә Мәхмүдова һәм Абидат Исхакова актив катнашып килә. Алар хәрби әзерлекләре белән дә аерылып тора, балаларның аларга тиңләшергә омтылулары да табигый. Әлеге чорда исә Благовар районы мәктәпләрендә 1200 яшь армияче исәпләнә, алар 11 отрядта тупланган.
Хәрби-патриотик тәрбия чараларының актив һәм яхшы дәрәҗәдә оештырылуы белән Таң мәктәбе районда электән үрнәк булып тора. Әйтергә кирәк, монда инде укытучылык стажы 30 елга якын тәшкил иткән бай тәҗрибәле педагог Гөлфидә Гарифуллинаның хезмәт өлеше дә зур. Гөлфидә Фәнис кызы тырышлыгы белән махсус хәрби операциядә катнашучы якташ-яугирләр, аларның гаиләләре белән ныклы бәйләнешләр булдырылды, алар катнашлыгында очрашулар, башка күмәк чаралар оештыру даими төс алды. Шуларның соңгысы – “Турист” позывнойлы яугир белән очрашу аеруча истәлекле булды. Ил азатлыгы өчен көрәшүче белән якыннан аралашу ватанпәрвәрлек хисләрен тагы да ныгытты. Яшь армиячеләр сафы тулылану да мәктәптә ватанпәрвәрләрнең ишәюен, димәк, патриотик тәрбиянең нәтиҗәлелеген күрсәтә, дип әйтергә ныклы нигез бар.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас