Бу хакта ТАСС агентлыгы партиянең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Закон проекты, студентлар тулай торагында урнашкан өчен түләүдән азат ителә торган кешеләрнең даирәсен киңәйтеп, «Русия Федерациясендә мәгариф турында»гы канунга үзгәрешләр кертүне күздә тота. РФ Кораллы Көчләрендә, РФ милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итүче, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган яки контракт төзегән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына бушлай яшәү хокукы бирергә тәкъдим ителә. Әлеге хокукны Донецк Халык Республикасы Кораллы Көчләре, Луганск Халык Республикасы халык милициясе, Донецк һәм Луганск халык республикалары хәрби берләшмәләре һәм органнары составында 2014 елның 11 маеннан бирле хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнарның балаларына да бирергә ниятлиләр.
Миронов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта махсус хәрби операция ветераннары тулай торакта яшәгән өчен түләүдән азат ителсә дә, аларның балалары өчен мондый ташлама каралмаган.
Фото: "Башинформ"