Егеткә 21 яшь, ул үзенең өлкән якташлары белән сафта Ватанны сакларга ниятли.
Туймазы районы хакимияте хәбәр иткәнчә, СВО зонасында, шулай ук, Ринат Гарифуллинның туганнарының уллары да хезмәт итә.
Әле күптән түгел генә Ринат Гарифуллин үзе дә Донбасста хезмәт итеп кайткан. Фронтта «Хәзрәт» дигән позывной ала. «Башкортостан» мотоукчылар полкында машина йөртүче булып эшли, «Урал» йөк машинасына идарә итә.
Аның бурычына танк батальоны подразделениеләре өчен азык-төлек, су, сугыш кирәк-яраклары китерү керә.
Оборона министрлыгы белән контракт төзүгә кадәр Ринат Гарифуллин урындагы мәчеттә мулла булган. Хәзер ул рухани эшчәнлегенә кире кайткан. Планнарында авылдан СВОда һәлак булган сугышчыга һәйкәл кую.
Фото: "telegram-канал администрации Туймазинского района"