+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
16 декабрь 2024, 04:45

"Башкортстанда махсус хәрби операциягә ярдәм итү югары дәрәҗәдә оештырылган..."

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы Юллама белән Дәүләт җыелышы-Корылтайга мөрәҗәгать иткәндә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чараларында тукталды.

"Башкортстанда махсус хәрби операциягә ярдәм итү югары дәрәҗәдә оештырылган...""Башкортстанда махсус хәрби операциягә ярдәм итү югары дәрәҗәдә оештырылган..."
"Башкортстанда махсус хәрби операциягә ярдәм итү югары дәрәҗәдә оештырылган..."
Бу хакта үз фикерен "Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының Башкортстан филиалы кординаторы Венер Сафин белдерде.

- Башкортстанда махсус хәрби операциядә ярдәм итү югары дәрәҗәдә оештырылган. Барлык гамәлләрне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз контролендә тота. Аның көндәлегендә СВО һәрвакыт беренче урында тора.

Бүген республика 40тан артык ярдәм чаралары эшли. Без инде сугышчыларга, аларның гаилә әгъзәларына бу ярдәм чараларын дөрес рәсмиләштерергә ярдәм итәбез.

Өстәп әйткәндә, Башкортстанда 2025 ел рәсми рәвештә СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителде. Димәк, ярдәм чаралары тагын да киңәйтеләчәк дигән ышанычта калам.

Шулай ук, социаль кординаторларның рәсми мөмкилекләре артыр, документлар белән булган авырлыклар бетерелсен иде, - диде ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас