+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
16 декабрь 2024, 05:30

"Ватаннны саклаучылар" фондының республика филиалы ничек эшли?

Уфада алтынчы Бөтендөнья башкорт корылтае кысаларында СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" узды.

"Ватаннны саклаучылар" фондының республика филиалы ничек эшли?"Ватаннны саклаучылар" фондының республика филиалы ничек эшли?
"Ватаннны саклаучылар" фондының республика филиалы ничек эшли?
«Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалы 1,5 елга нәтиҗә ясады. Ачылу вакытыннан бирле оешмага 79 мең мөрәҗәгать килгән. Төбәк филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина фонд командасының нинди мәсьәләләрне хәл итүе турында сөйләде.

– Безнең барыбыз өчен дә, дәүләт фондында эшләүчеләр өчен дә, ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен дә узып баручы ел үзенчәлекле булды, – дип уртаклашты Гөлнур Галинуровна. - Чагыштырмача кыска вакыт эчендә бик күп эш башкарылды. Башкортстанда 97 социаль координатор эшли. 1,5 ел эчендә без бердәм команда булып формалаштык. Сораулар бик күп килә. Без үзебез даими рәвештә халык белән очрашуларга чыгабыз, гражданнарны кабул итәбез. Медицина ярдәме күрсәтү, сугышчыларны тернәкләндерү мәсьәләләре хәл ителә, тернәкләндерүнең техник чаралары бирелә, инвалид ветераннарга торакны җайлаштыру өстендә эшлибез. Яңадан укытуда, эшкә урнашуда ярдәм итү кирәк. Быел ветеран Вадим Емельяновка кул белән идарә итү автомобиле тапшырылды.

Бик мөһим юнәлеш – юридик ярдәм. Фонд филиалы республика министрлыклары һәм ведомстволары белән тыгыз элемтәдә эшли. Эшчәнлекнең беренче көннәреннән үк безгә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республика Хөкүмәте зур ярдәм күрсәтә. Күпчелек мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез. Агымдагы елның өченче декабрендә Башкортстандагы филиал базасында Русия Оборона министрлыгының Хәрби-социаль үзәге ачылды.

Русия Оборона министрлыгының Хәрби-социаль үзәге хезмәткәрләре үзәкнең ничек эшләве һәм нинди ярдәм күрсәтүе турында мәгълүмат белән уртаклашты.

- Махсус хәрби операциядә катнашучылар хәзер Башкортстан Республикасындагы «Ватанны саклаучылар» СВО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының филиалына мөрәҗәгать итә һәм Оборона министрлыгы компетенциясендәге мәсьәләләрне хәл итә ала.

СВО белән бәйле мәсьәләләр буенча барлык кабул ителгән гаризалар хәрбиләрдән турыдан-туры Русия Федерациясе Оборона министрлыгының Хәрби-социаль үзәгенә килә. Үзәкнең мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне эшкәрткәннән соң, мөрәҗәгать итүче махсус хәрби операциядә катнашуын раслый торган кирәкле мәгълүмат яки документлар алачак, - дип сөйли белгеч Юлия Анимаева. – «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы ярдәмендә Уфа районыннан махсус хәрби операция ветераны Азамат Әюпов җиңеләйтелгән кресло-коляска алды, аның йортына пандус куелды, «Акыллы йорт» системасы, уңайлы кухня һәм санузел урнаштырылды, барлык кирәкле социаль ташламалар рәсмиләштерелде, дарулар белән тәэмин итү оештырылды. Кул белән идарә ителә торган автомобиль алу өчен документлар тапшырдылар.

Секция тәмамлангач, бертавыштан резолюция кабул ителде, анда республикада хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча алдагы гамәлләр планы тәкъдим ителде. Аерым алганда:

- башкарма хакимият органнарының, гражданнар җәмгыяте институтларының дәүләт фонды филиалы белән республикада хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеген дәвам итәргә;

- СВО ветераннарының адаптив спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен ФОК мәйданчыкларыннан файдаланырга;

- мәгълүмати-агарту эшен, патриотик чараларны һәм сугышчылар истәлеген мәңгеләштерү чараларын дәвам итәргә.

Бу хакта тулырак: https://panoramarb.ru/news/obshchestvo/2024-12-13/v-ufe-podveli-itogi-raboty-filiala-fonda-zaschitniki-otechestva-4051011

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас