«Башкортстан» мотоукчылар полкы медротасы хәрбиләре гуманитар йөк алды. Аны подразделениегә Караидел районыннан китергәннәр.
Гумконвойны муниципалитет хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин җитәкләгән. Ул социаль челтәрләрдә медротада су җылыткычының эшләмәвен, алмашка яңасын алып килүләрен хәбәр итте. Моннан тыш, якташлар сугышчыларның сәламәтлеген тәэмин итү өчен медикаментлар тапшырган.
- Якташыбыз, “Луна" позывнойлы шәфкать туташы белән очраштык. Һәрвакыттагыча, шат күңелле һәм төшенкелеккә бирелми ул. Аның елмаюы хәтта иң кырыс көннәрдә дә солдатларны дәртләндереп җибәрә. Ул сугышчан рухны саклауның мөһимлеге һәм рота егетләренең авыр вакытларда бер-берсенә ярдәм итүе турында сөйләде. „Луна“ безнең сугышчыларның рухын сындырып булмавын билгеләде», — дип яза Айдар Шәйдуллин.
"Фронтта да үземә электән таныш эшне башкарам. Шартлар гына үзгәрде. Әлбәттә, даими рәвештә БПЛА очуын ишетәм, минем янда хәрби киемдә һәм кораллы кешеләр күп. Үзем дә хәрби формада. Ләкин без яралы сугышчыларга ярдәм күрсәткәндә әйләнә-тирәдәге куркыныч турында уйламыйбыз. Безнең алда бер бурыч — кешеләрнең гомерен коткару", - ди «Луна».
Чыннан да, махсус хәрби операция зонасында сугышчыларыбызны да, шәфкать туташлары, пешекчеләр һәм башка якташларыбызны да бер максат берләштерә - тизрәк дошманны җиңү!
Фото: bashinform.ru