Авыргазы районының Толбазы авылыннан “Зюган” позывнойлы махсус хәрби операциядә катнашучы иптәшенең батырлыгы һәм кыюлыгы турында сөйләде. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
“Зюган” Стәрлетамакта заводта эшләгән. Оборона министрлыгы белән контрактны узган елның маенда имзалаган, “Башкортстан” мотоукчылар полкы составында хезмәт итәргә карар кылган. Башта хәрбине Таһир Кусимов исемендәге батальонга алалар, аннары Мөгыйн Нагаев исемендәге артдивизионга күчерәләр, анда ул машина йөртүче булып хезмәт итә.
"Яшь чакта Кара диңгез флотына җибәрделәр, Севастопольдә хезмәт иттем. Шулай булгач, армия хезмәтенең авырлыгы белән мине куркытып булмый. Безнең полктагылар кебек үк, махсус операциядә хезмәт итәргә карар кылдым — минем күп кенә иптәшләрем фронтка китте. Бервакыт мин дә алар артыннан барырга вакыт җиткәнлеген аңладым. Монда артиллериядә минем дустым хезмәт итә, нәкъ менә аның янына эләктем дә. Махсус хәрби операция вакытында бик күп яхшы кешеләр белән дуслаштым. Полкта лаеклы сугышчылар хезмәт итә, аларның һәркайсы белән горурланам. Алар барысы да - геройлар. Алар барысы да минем күз алдымда каһарманнарга әверелде", — ди “Зюган”.
“Зюган " беренче тапкыр сугышка керүен искә төшерә. Ул Краснолиманск юнәлешендә булган. Ул вакытта Башкортстан сугышчылары “Туфля” контроль ноктасын алган. Сугышчы әйтүенчә, югалтулар булган, ләкин бурыч үтәлгән.
"Иң якын дустым Азамат турында сөйлисем килә. Ул Салаваттан. Фельдшер булып хезмәт итә, аның позывное — “Вирус“. Якынча бер ай элек „Вирус“ алышның берсендә „300нчеләрне“ эвакуацияләгән. Шул вакытта аңа берничә FPV-дрон һөҗүм итә башлаган. Дустым, яралыны гәүдәсе белән каплап, аны үлемнән коткарып калган. Үзе ул сугышта аягын югалтты. Хәзер ул госпитальдә. Белүемчә, Азаматка "Русия Герое" исемен бирү өчен документлар тапшырырга телиләр. "Башкортстан" полкында андый геройлар күп”, — дип сөйләгән “Зюган".
“Зюган" үзе IV дәрәҗә Георгий тәресе һәм Шәйморатов медале белән бүләкләнде. Әлеге вакытта ялга кайткан, өйдә аның кызына никах укытканнар.
"Безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз тыныч тормышта яшәргә тиеш. Ватаныбызга беркемгә дә һәм бернәрсәгә дә зыян китерергә ирек бирмәячәкбез. Җиңү безнең якта булачак”, - ди “Зюган".
Фото: bashinform.ru