Махсус хәрби операция барышы һәм Җиңүнең якынлыгы турындагы сорауга җавап биреп, Владимир Путин бер хәрби байракның күчермәсен җәелдерде, аны аңа Тын океан флоты диңгез пехотасының 155нче бригадасы сугышчылары тапшырган. Ул билгеләп үткәнчә, сугышчылар хәзер Курск өлкәсендә дошман белән көрәш алып бара.
Курск төбәген тулысынча азат иткәннән соң, зыянны бәяләргә мөмкин булачак, әмма юллар, авыллар, җимерелгән объектлар тулысынча тергезеләчәк, дип вәгъдә итте Президент.
- Махсус хәрби операциядәге вәзгыять тамырдан үзгәрә, хәрәкәт бөтен фронт линиясе буенча бара, Русия сугышчылары җирләрне көн саен квадрат километрлап азат итә. Бүген изге яуда катнашучы барлык сугышчыларга уңышлар, җиңүләр һәм өйләренә исән-имин кайтуларын телим, - диде Владимир Путин
Шул ук вакытта Русия армияне һәм көч бүлекчәләрен 1,5 млн кешегә кадәр арттыра, дип белдерде дәүләт башлыгы.
Фото: "Башинформ" агентлыгы