+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
19 декабрь 2024, 13:48

""Ватанны саклаучылар" фонды нәтиҗәле эшли..."

Русия Президенты Владимир Путин берләштерелгән “туры линия” һәм йомгаклау матбугат конференциясе форматында үтеп баручы елга нәтиҗә ясаганда "Ватанны саклаучылар" фонды эшчәнлегенә бәя бирде.

""Ватанны саклаучылар" фонды нәтиҗәле эшли..."""Ватанны саклаучылар" фонды нәтиҗәле эшли..."
""Ватанны саклаучылар" фонды нәтиҗәле эшли..."

Владимир Путин «Ватанны саклаучылар» фондына СВО ветераннарының спорт белән шөгыльләнү һәм мәдәни чараларда катнашуы уңаеннан сорауларның торган саен күбрәк килүен яхшы тренд дип атады.

- "Ватанны саклаучылар" фонды нәтиҗәле эшли. Без аны махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен булдырдык. Бүген аларга төрле өлкә буенча сугышчылардан, аларның гаилә әгъзаларыннан күп сораулар килә һәм аларны хәл итә. Шул ук вакытта фонд сугышчыларны адаптив спортка да җәлеп итә. Алар өчен ярышлар оештыра. Бу өлкәдә эш туктарга тиеш түгел, - диде дәүләт башлыгы.

Шулай ук, Русия Президенты Оборона министрлыгыннан әсирлеккә эләккән махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә түләүләр буенча карарлар кабул итүне тизләтүне сорады.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас