+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
20 декабрь 2024, 14:48

Филармония артистлары СВО зонасында концертлар белән чыгыш ясады

Шушы көннәрдә Башкорт дәүләт филармониясенең "Йолдызлы десанты" СВО зонасында концертлар белән чыгыш ясады. Луганск Халык Республикасында Башкортстанның халык артистлары Әлфия Юлчурина, Заһир Исәнчурин, Рушан Биктимеров (курай), Башкортстанның атказанган артистлары Тимур Рамазанов, Венера Юлгилдина, Рэм Гәрәев (баян) һәм тавыш операторы Илдар Ганиев булдылар.

Филармония артистлары СВО зонасында концертлар белән чыгыш ясадыФилармония артистлары СВО зонасында концертлар белән чыгыш ясады
Филармония артистлары СВО зонасында концертлар белән чыгыш ясады

Филармониянең матбугат сәркатибе Ирина Ишемьярова аңлатканча, махсус хәрби операция уздыру зонасында Башкортстан артистлары - еш кунак. Алар фронт яны госпитальләрендә, Донецк һәм Луганск халык республикалары мәктәпләрендә һәм мәдәният учреждениеләрендә, Башкортстан шефлык иткән шәһәр - Красный Лучта, шулай ук сугышчан элемтә линиясендә концертлар белән чыгыш ясый. Шуның белән солдатларның сугышчан рухын күтәрәләр, Русиянең яңа төбәкләре халкын Башкортстан мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыралар.

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе бик күп санда патриотик һәм хәйрия проектлары үткәрә, шул исәптән СВОда катнашучыларга ярдәм итү өчен акча җыю буенча да.

Шундый зур җыеннарның берсен филармония эстрада сәнгать җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, Башкортстанның халык артисты Мәхмүт Нәдершин оештырды. Җыелган акчага УАЗ-52 автомобиле сатып алганнар, һәм Мәхмүт Насыйм улы аны СВО зонасына якташларыбызга үзе илткән. Шулай ук Башкортстан буенча «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү буенча дәүләт фонды филиалы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Алар үз карамагындагыларны концертларга, Яңа ел бәйрәм чараларына чакыра.

Ә Хөсәен Әхмәтов исемендәге филармония солисты, Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов 2023 елның июленнән «Башкортостан» полкы составында хәрби бурычлар башкара.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас