+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
23 декабрь 2024, 04:19

Җиңү белән кайтыгыз!

Чираттагы яугирләрнең ялы ахырына якынлашты. Ике атна дәвамында сугышчылар гаиләләре белән булды.

Җиңү белән кайтыгыз!Җиңү белән кайтыгыз!
Җиңү белән кайтыгыз!
Аларны махсус хәрби операция зонасына озату тантанасы «Уфа-Арена» Боз сарае каршындагы мәйданда үтте. Хәрбиләр махсус хәрби операция зонасына уңайлы автобуста бара.

Башкортстан Хәрби комиссариатының бүлек начальнигы, майор Егор Егимов яугирләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм тизрәк өйләренә җиңү белән кайтуын теләде.

- Ял бик шатлыклы үтте, мин аны гаиләм белән үткәрдем, – дип сөйләде «Кент» позывнойлы мобилизацияләнгән яугир. - Өйдә хуҗалыктагы эшләр белән шөгыльләндем, машинаны төзәттем, кадерле кешеләрем белән ял иттем. Хәзер яңа көч белән янә китәргә әзермен, мине анда егетләр көтә. Без алар белән бик дус, бер-беребезгә ярдәм итәбез.

Туганнары һәм якыннары белән хушлашуга хәрбиләргә нибары 10 минут бирелде. Бу вакыт бик тиз үтеп китте һәм сугышчыларга автобусларга утырырга боерык бирелде.

Без сезнең җиңү белән исән-сау кайтуыгызны көтәбез, егетләр!

Фото: bash.news


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас