24 декабрьдә Уфада илнең Иминлек Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Русия» партиясе Рәисе Дмитрий Медведев, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров медицина тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Анда махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвалана һәм реабилитация уза. Дмитрий Медведев СВОда катнашучы алты кешегә өч «Батырлык өчен», икенче дәрәҗә «Батырлык өчен» һәм Жуков медальләре тапшырды. Сугышчылар белән аралашу барышында ул аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлы тернәкләнүләрен теләде.
"Ватан чакыруына җавап биргәнегез, сугышка киткәнегез һәм бурычыгызны намус белән үтәгәнегез өчен зур рәхмәт", — диде Дмитрий Медведев.
Фото: Башинформ