+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
29 декабрь 2024, 07:11

Яугирләребез Җиңүне якынайта

Махсус хәрби операциядә катнашучы яугир-якташларыбыз – безнең горурлык. Моны республика районнары җитәкчеләре дә аларга ярдәме, сәфәрләре, гамәлләре, социаль челтәрләрдә урнаштырган постлары белән исбат итеп тора.  

Яугирләребез Җиңүне якынайтаЯугирләребез Җиңүне якынайта
Яугирләребез Җиңүне якынайта

Күптән түгел Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин социаль челтәрдә болай дип язды:

“Русия Федерациясе Президентының 2024 елның 23 ноябрендәге указы белән якташыбыз, «Томан» позывнойлы яугир Ватанны һәм Русия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен, атап әйткәндә, үз подразделениесе хакына гомерен куркыныч астына куеп башкарган күренекле гамәлләре өчен Суворов медале белән бүләкләнде.

Бу лаеклы бүләк - аның какшамас ихтыярын, җаваплылыгын һәм иптәшлеген, шулай ук үз хезмәтенә чиксез тугрылыгын ачык күрсәтә.
Ватанпәрвәрлек хисе һәм Ватанны саклау теләге белән яу яланына киткән “Томан” взвод командиры урынбасары вазыйфасын лаеклы башкара, шәхси составка оста җитәкчелек итә, моның өчен ул «Сугышчан батырлыклары өчен» медале һәм генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.

Көрәшчебезне чын күңелдән котлыйм һәм аңа батырлыгы һәм ныклыгы өчен рәхмәт белдерәм! Аңа һәм барлык егетләребезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм тизрәк Җиңү белән кайтуларын телим!”

Без дә бу теләкләргә кушылабыз!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас