+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
30 декабрь 2024, 12:03

Контрактчыларга түләүләр 2 миллион сумга кадәр артты

Башкортстан Яңа елдан Русия Оборона министрлыгы белән республикадан контракт төзегән ир-егетләргә түләүләрне шактый арттырды. Хәзер алар бер тапкыр ике миллион сум алачак, ә аннары ай саен ким дигәндә 210 мең сум хезмәт хакы алачак.

Контрактчыларга түләүләр 2 миллион сумга кадәр арттыКонтрактчыларга түләүләр 2 миллион сумга кадәр артты
Контрактчыларга түләүләр 2 миллион сумга кадәр артты

Шулай итеп, хезмәтнең беренче елында һәр контрактчы ким дигәндә 4 520 000 сум алачак. Исегезгә төшерәбез, барлык контрактчыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына 40тан артык ташлама каралган, алар арасында - шифаханәләргә түләүсез юлламалар, фатир сатып алуга 500 мең сум ташлама, балалар өчен түләүсез белем алу, транспорт салымын түләүдән азат итү һәм башкалар.

Контрактка Уфа шәһәре, Элеваторная урамы, 15 йорт адресы буенча яки сезнең районның хәрби комиссариатында, «Защитник» бердәм үзәгендә кул куярга була. Тулырак мәгълүмат 8-800-550-55-25 телефоны буенча һәм башбат.рф сайтында.

Фото: bashinform.news

Автор:Денис Таваев
Читайте нас