Кырмыскалы районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы улына Яңа елга сюрприз ясаган. Яугир көтмәгәндә кыска вакытлы ялга кайткан һәм якыннарын бәйрәм белән котлаган. Бу хакта муниципалитет хакимиятендә сөйләделәр.
– Кыш бабай белән Карсылу кечкенә Раминны Яңа ел белән котладылар, үзләре белән бүләкләр һәм яхшы кәеф алып килделәр. Ләкин малай өчен иң теләгән бүләк булып аның махсус хәрби операциядә катнашучы әтисенең кыска вакытлы ялга өенә кайта алуы булды, – диелә хәбәрдә.
Бу очрашу чын могҗиза булды, дип билгеләп үтәләр Кырмыскалы районы хакимиятендә.
Фото: башинформ