+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
3 гыйнвар 2025, 06:06

Яугирләребез – игътибар үзәгендә

Махсус хәрби операция барышында якташларыбыз батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтүен дәвам итә. Шул ук вакытта республика яугирләребезгә гуманитар ярдәм күләмен һәм махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын арттырды.  

Яугирләебез – игътибар үзәгендәЯугирләебез – игътибар үзәгендә
Яугирләебез – игътибар үзәгендә

Махсус операция башланганнан алып республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча тугандаш төбәкләргә азык-төлек, төзелеш материаллары, су, медикаментлар китерелә башлады.

Сугышчы егетләребезнең гомерен саклап калу өчен Башкортстанда FPV-дроннар җитештерүне җайга салдылар, алар ярдәмендә пилотсыз очучы аппарат операторлары дошманның блиндажларын, пулемет нокталарын һәм бронетехникасын юк итә.
Мондый ярдәмне Русия Оборона министры урынбасары Анна Цивилева югары бәяләде. СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 40тан артык чарасы да мисал итеп куелды.

Башкортстан ай саен интеллектуаль системалы 500ләп дронны үз батальоннарына һәм «Башкортостан» мотоукчылар полкына тапшыра. Радий Хәбиров Донбасска эш сәфәре вакытында коптерлар куллана торган пилотсыз очучы аппарат операторлары белән шәхсән аралашты. Уфаның куәтле моторлары 3,5 килограммга кадәр авырлыктагы снарядны күккә күтәрергә һәм 10 километр ераклыктагы максатны юк итәргә мөмкинлек бирә.

Башкортстан Башлыгы Донбасстагы яугирләребез янына шәхсән үзе даими барып йөри, кайчак алар белән сугышчан элемтә сызыгына якын җирдә очраша. Һәркем Радий Хәбировка турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала, һәм бер генә үтенеч тә, теләк тә җавапсыз калмый.

2025 ел Башкортстанда махсус хщрби операиядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителде.

Фото: https://bash.news

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас