Бу хакта Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әйтте.
"Алда махсус хәрби операция бурычларын хәл итү буенча җитди эш тора. Без сезнең белән 142 гуманитар ярдәм колоннасын фронтка, яңа төбәкләргә, Курск һәм Белгород өлкәләренә җибәрдек. СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына төбәкнең 40тан артык ярдәм чарасын гамәлгә ашырабыз. Бу максатларга 10 миллиард сум акча юнәлттек.
Бу максат, яугирләребез, аларның гаилә әгъзалары - безнең өчен төп ориентир. Шуңа да яңа ел республикада "Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы" дип игълан ителде», - диде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru