+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
5 гыйнвар 2025, 12:06

Йөрәк кушуы буенча!

Узган ел тәмамланганда республиканың күп кенә район хакимиятләре башлыклары махсус хәрби операция зонасында булып кайтты.

Йөрәк кушуы буенча!
Йөрәк кушуы буенча!

Башкаланың Ленин районы хакимияте башлыгы Олег Котов анда «УАЗ» автомобиле, автомобиль шиннары, бензин генераторлары, агач материаллары, газ плитәләре, видеокүзәтү комплектлары, видеорегистраторлар, бензин пычкылары, шулай ук дроннар һәм санлы рацияләр төялгән гуманитар конвой белән алгы сызыкка барып кайтуы турында хәбәр итте.

"Якташларым белән очраштым, көнкүреш һәм хезмәт итү шартларын карадым. Безнең сугышчылар ярдәм өчен ихлаас рәхмәт белдерә. Гуманитар конвойны алып барып тапшыруга үз өлешен керткән һәркемгә ярдәмчеллекләре өчен рәхмәт. Йөрәк кушуы буенча ярдәм күрсәтергә әзер булганнар янәшәдә булуын аңлау рәхәт", - дип язган Олег Котов социаль челтәрләрдә.

Мондый чаралар быел да дәвам итә, әлбәттә.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас