Вице-премьер сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм хәрби хезмәттә уңышлар теләде.
- Кыска вакытлы ял вакытында көч җыеп, сугышчылар янә хәрби бурычларны үтәүгә керешә. Башкортстанда без сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез. Сезнең яраткан һәм көткән кадерлеләрегез янына тизрәк кайтуыгызны телим!
Исән-сау һәм Җиңү белән кайтыгыз! - диде Ирек Сәгыйтов.
Фото: "Башинформ" агентлыгы