+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
7 гыйнвар 2025, 11:05

Яугир торак шартларын яхшыртты

"Дүртөйле районының Исмаил авылыннан Нуретдиновлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга. Күптән түгел махсус хәрби операциядә катнашучы яугир “Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында торак шартларын яхшыртуга сертификат алды.

Яугир торак шартларын яхшыртты
Яугир торак шартларын яхшыртты

Мобилизациягә кадәр ул “Вәлиев” токымчылык заводы җәмгыятендә терлекче булып эшләде. Һәм менә бүген гаилә яңа уңайлы йортта өй туен бәйрәм итә.

Нуретдиновларның үрнәк алырлык кешесе бар. Йорт хуҗабикәсенең әтисе - Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераны, аның күкрәген бик күп медальләр бизи. Ә гаилә башлыгы туган якка кыска вакытлы ялга килә һәм тиздән яңадан безнең тыныч күк йөзен якларга китә. Берничә буын вәкилләренең батырлыгы һәм ныклыгы безнең өчен чын илһам булып хезмәт итә.

Махсус хәрби операциядә катнашучы өчен елны шундый шатлыклы вакыйгалардан башлау күңелле.

Яңа йорт бәхет һәм уңайлылык урынына әйләнсен. Яңа фатир алучыларга сәламәтлек, шатлык һәм гаилә җылысы телим! Чын күңелдән котлыйм!” – дип яза Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.

Фото: vk.com/yusupovrif

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас