"Үз гаиләм, кадерле кешеләрем янында булуыма бик шатмын”, - дип белдерде Аскын районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы “Ястреб" позывнойлы Илдар. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
Илдар сигез елга беренче тапкыр Яңа елны туганнары белән каршылаган. Бу елларда ул Оборона министрлыгы белән контракт буенча хезмәт иткән һәм төрле тарафларда, кыйтгаларда ил мәнфәгатьләрен яклаган.
“Ястреб" 2005-07 елларда армиядә хезмәт иткән, анда ул разведчик булган. Аннары Төньяк диңгез флотында хезмәт итү өчен өч еллык контракт төзегән. Соңыннан — Уфада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләү һәм янә оборона ведомствосы белән килешү имзалау. Бу юлы хезмәт урыны - Төньяк Кавказ , аннан соң Сүрия.
2022 елдан Илдар Донбасста, махсус хәрби операциядә.
"Махсус операциядәге беренче хәрби чирканчыгым Мариупольне азат итү булды. Ул вакытта мин бу сугышның Кавказдагы, якын Көнчыгыштагыдан никадәр аерылып торуын аңладым. Миңа һәм сугышчан иптәшләремә безнең Ватанны саклавыбыз бөтен тулылыгы белән аңлашылды”, — ди “Ястреб". Аның сүзләренчә, "кайнар нокта"ларда никадәр булсаң да, сугышка күнегеп булмый.
"Һәр яудан, алыштан чыгу җиңеллек тойгысы китерә: үтәлгән заданиедән канәгатьлек тойгысы, иптәшләрнең исән булуы, өйгә шалтыратырга мөмкинлек тууы... Минем бу Яңа елны, ниһаять, кызларым, яраткан хатыным янында каршы алуыма бик шатмын", — ди Илдар.
Илдар үзе кебек сугышчыларга дәүләтнең ярдәм итүен аерым билгеләде. Яңа ел алдыннан аларның йортына газ керткәннәр. "Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка, район хакимияте башлыгы Динис Йосыповка рәхмәтлемен. Фронтка гуманитар олаулар даими килеп тора. Яңа ел алдыннан Аскын районыннан җылы оекбашлар, бияләйләр, бүрекләр, юрганнар, мичләр, автомобильләр алып килделәр. Әмма иң төп ярдәм — гаиләдән. Әти белән әни, хатыным Ләйсән минем хезмәтемә аңлап карый. Әлбәттә, борчылалар, ләкин аларга һәрвакыт әйтәм — мин Ватанымны саклыйм, без, ир-егетләр, моны эшләргә тиеш. Җиңү безнең якта булачак! Туган ягыбызда исән-имин күрешергә язсын!" - ди яугир.
Амин шулай булсын, Илдар!
Фото: администрация Аскинского района